
"Яћарыш” газетасы љлкђбездђ яшђњче татар халкыныћ
тормышын яктыртучы бердђнбер маяк ул, дип саный утыз ел Лабытнанги шђџђрендђ
гомер кичергђн Гљлфара ханым Азанова (Турышева). Ул њзе тумышы
белђн Тубыл районыныћ Вәчир авылыннан.
Туган ягына сагына, шућа ќђен ашкынып туган авылына кунакка кайтып ашлар
њткђрә. Гљлфара ханым: "Шђџђребездә бик књп татарлар яши, әмма татар
юнђлешенећ эше бик сњлпђн. Мђктђплђрдђ
татар теле укытылмый, мђчет тљзү турында хђбђр књптђн бар. Иптђшем белђн љч
бала тђрбиялђп њстердек. Њзем лаеклы ялда булсам да "Ямалгеофизика” оешмасында
эшлим. "Яћарыш”ны атна саен кадерле кунакны кљткђн сыман кљтеп алабыз.
Араларыбыз ерак булуы сђбђпле,
гђзит-журналлар соћгарак калып килђ. ”Яћарыш”тан башка "Сљембикђ ” журналын да алдырабыз,
яратып укыйбыз. Аллаџыга шөкер, туган яклардан еракта яшђсђк тђ, туган
телебезне онытмадык, балаларны, оныкларны
да шулай њстерергђ тырышабыз. Безнећ миллђт кешесе кайда гына яшђмђсен џђм кем белђн генђ
аралашмасын њз мђдђниятен, туган телен,
њз динен белергђ, онытмаска тиеш...”, - дип сљйлђде.
Лабытнанги шђџђрендђ Нђњрњз, Каз љмђсе бђйрђмнђре
њткђрелђ икђн. Елына бер генђ килгђн, кљтеп алган милли бђйрђмебез Сабан туен
њткђрњ монда ђлегђ традициягә кермђгђнлеге борчый аны. Гљлфара ханым татар
халкы тормышыннан хђбђрлђрне кљтеп ала, кызыксынып яши. Туган якларына кайткан
саен ул Тљмђн, Тубыл шђџђрләрендђ њзешчђн, талантлы артистларныћ чыгышларын књреп шатлана.
Лабытнанги шђџђренђ дђ концертлар белђн килсђлђр, безнећ тамашачылар шатланыр
иде, дип сљйлђде. Ул Тљмђн љлкђсендђ яшђгђн татар халкына кагылышлы барлык
яћалыкларны белђ. ”Яћарыш” турында фикерен йомгаклап: ”Газета безнећ љчен ифрат
матур, эчтђлекле, гаилђбезнећ яраткан басмасы. Беренче књрњдђ њк књћелгђ якын
булды. Мондый тирђн, эчтђлекле газеталар бармак
белђн генђ санарлык”, - диде Гљлфара ханым. Аныћ ниятендђ ”Яћарыш”ныћ
юбилеена да килњ. Гђзитне укучыларга: "Рухи ихтыяќларыбызны онытмыйк. Язылу
кампаниясе башланды, рухи яктан бай, мђдђниятле, татар газеталы булыйк,” -
дигђн телђклђр юллады.
Р.Умитбаева.
|