ЯҢА ЕЛ ТӨНЕНДӘ НИЧЕК БӘХЕТЛЕ
БУЛЫРГА?
Халык сынамышлары Яңа елны да урап узмый. Имеш, Яңа елны
ничек каршы алсаң, елың нәкъ шулай дәвам итәчәк. Мондый сынамышларга бигрәк тә
гүзәл затларыбыз ышана. Әгәр инде сез юрауларга ышанасыз икән, аңлыйм, бернинди
киңәш-үгетләр дә ярдәм итмәячәк. Шуңа күрә
Яңа ел төнендә киләчәктә күңелсезлекләр булыр дип уйламаска
тырышыгыз. Сөйгәнегез белән ачуланышкан
икәнсез, борчылмагыз, Яңа елда барыбер дуслашачаксыз. Яңа елда ялгызың гына
булсаң, ел буе берүзең дөнья көтәрсең дигән ышану да бар. Ялгыз икәнсез,
бәйрәмне кем туры килсә, шуның белән уздырырга ашыкмагыз. Бар игътибарны үзегезгә юнәлтегез. Сәгать 12не
сукканда бөтен күңелегез белән сөйгән ярлы булуыгыз турында теләгез. Яшь парлар
бәйрәмне икесе генә уздырырга тели икән, моны рәхәтләнеп түшәктә үткәрә аласыз.
Моның өчен кызыклы битлекләр, ялтыравыклы эчке кием сатып алырга ашыгыгыз. Әгәр
Яңа елны үзегез теләгәнчә уздыра алмагансыз икән, кайгырмагыз, аны тагын бер
кабат, 13 нче январь көнне үткәреп була бит. Чөнки бу ике Яңа ел бәйрәменең
кайсысы дөресрәк булуын әле дә белүче юк.
Р.КАНГАЗИНА.
|