Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » И туган тел » И туган тел

«Татар радиосы» гүзәле - Гүзәлия

Бу сөйкемле, мөлаем, тыйнак кыз "Себер йолдызы” конкурсында ук ошаган иде миңа. Инде федераль сабантуйга баручы делегация составында тагын очратуым, бу язманың тууына сәбәпче булды. Гүзәлия Хәмидуллина - җиңел аралашучан, тырыш, акыллы яшь буын вәкиле. Аралашу барышында үз сүзендә торучан, эшенә җаваплы карашлы икәне дә аңлашылды. Аның үрнәк итеп куярлык сыйфатлары да аз түгел. Хәзер бу турыда үзеннән сорашыйк әле:

- Гүзәлия, балачак елларыңның кайсы өлеше синең хәтердә күбрәк сакланган?

- Балачак, дигәндә, ике-өч яшь арада әби-бабайга кунакка барган чакларым  беренче булып искә килеп төшәләр. Бабай шул хәтле күп шигырьләр, җырлар белә торган иде, соңынан миңа аларны сөйли иде, ә мин шул вакытта аларны отып, үзенә яттан да сөйләп бирә идем. Кичләрен "зур” концертлар куя идем. Сәхнә урынына чиләк була, микрофон дип фонарикны тотам. Нинди җыр яки шигырь сорыйлар, шуны рәхәтләнеп сөйли яки җырлый идем.

- "Себер йолдызы” конкурсында катнашырга нәрсә этәргеч бирде, бу бәйгедә чыгыш ясауның максаты нидә иде?

- "Себер йолдызы” бәйгесендә катнашуымның максаты – үземнең милли үзаңымны үстерү теләге булды. Үзебезнең әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләребезене саклау хисе мине анда алып килде. Үзебезнең татар милләтебез белән, татар телебез белән бик горурланам, шуңа күрә анда милләттәшләрем арасында үзебезнең саф, матур татар телебездә сөйләшү мөмкинлеге булуы минем өчен тагы бер этәргеч булды.

Үземнең көчемне сынап карарга да уйладым. "Бер сәхнәгә чыгып үзеңне күрсәтү  үзе ни тора?”, - дип шул бәйгедә катнашырга булдым.

- Конкурс сиңа нинди мөмкинлекләр бирде, тормышыңда үзгәреш сиздеңме?

- Бу бәйгедә мин күп дуслар таптып, хәзерге көндә дә алар белән бергә җыелабыз, аралашабыз. Өченче урын алуым үземә дә, әти-әниемә, барлык туганнарыма зур горурлык булды. Тормышымда күп үзгәрешләр дә сизелде. Финал көнендә "Татар радиосы” үзенең "Татар радиосы гүзәле” номинациясендә җиңүчене хәбәр итте, үземнең исемне ишетү миңа көтелмәгән шатлык булды. Шунда менә "Татар радиосы”нда алып баручы булырга мөмкинлек дә бирелде. Шул минутларда шатлыктан күзләрем дә яшьләнеп китте. Шулай "Себер Йолдызы” минем өчен бер онытылмас матур мизгел булып калды.

- "Татар радиосы” алып баручысы булу сиңа ошыймы?

- "Татар радиосы”нда алып баручы булуыма бигрәк шатмын. Үзебезнең татар телебездә махсус тапшыруыбызны алып бару, халкымны шатландырып, куандырып тору - минем өчен бик зур бәхет ул. Шуның өчен бар күңелемне биреп эшләргә тырышам.

- Татар телен белүең белән горурланасыңмы, әллә бу синең өчен артык әһәмиятле түгелме?
- Мин үземне татар авылында тууым, туган телемдә сөйләшә алуым, тату һәм мәхәббәт тулы гаиләдә үз традицияләребездә тәрбияләнүем белән бәхетле хис итәм. Татар телебезне өйрәтеп, саклап кечкенәдән үзебезнең телебездә белем, тәрбия биргәннәре өчен әни белән әтигә рәхмәтлемен. Туган телемне белүгә мин бик горур, минем уемча, һәрбер кеше үз телен белергә, аны үзләштерергә тырышырга тиеш.

- Тормыш юлыңда кайсы һөнәрне сайладың? Ни өчен?

- Быел Төмән дәүләт нефть һәм газ университетының 3 нче курсын уңышлы тәмамладым. Сайлап алган һөнәрем "Реклама белгече”. Бу һөнәр миңа бик иҗади, креатив күренә. Үзем иҗади кеше буларак (кечкенәдән сәхнәләрдә җырлап, биеп йөрдем), эшем кызыклы булыр дип ышанып укырга кердем. Бу өлкәне сайлаганыма үкенмим, бар күңелемне биреп укыйм. Икенче югары белемне дә алырга тырышам, инглиз телен укып, Аллаһы Тәгалә боерса, тәрҗемәче ("Переводчик в сфере профессиональной деятельности”) булырмын.

- Гаиләдә сез ничә бала?

- Без гаиләдә ике бала. Миннән соң яраткан энем Румил бар.

- Тормыш юлдашың буласы кешенең үз милләтең вәкиле булуын телисеңме? Йөрәк кайсын куша, дип башкасына да риза булыр идеңме?

- Юк, изге китабыбыз Коръәндә дә, "мөселман динендә булган кыз, башка диндә булган егеткә кияүгә чыга алмый”, дип язылган бит. Мин дә гомер буема сайлаган тормыш иптәшем үз милләтемнән булуын телим. Үз туган телеңдә бер сөйләшеп алу үзе ни тора бит ул. "Яратам” дигән сүзне үз телемдә рәхәтләнеп әйтәсем килә, бүтәнчә, "люблю”, дип түгел. Бу теләкләрем чынга ашса, бик бәхетле булыр идем. Барысы да инде Аллаһы Тәгалә ризалыгында.

- Татар гаиләләрендә башка милләт исемнәрендәге рус телендә сөйләшкән сабыйлар үсүе сиңа ошыймы?

- Әйтеп киткәнемчә, татар кешесе үз телен онытырга тиеш түгел. Урыслар арасында шәһәрдә яши, дип баланы сабый чактан урыс теленә өйрәтәләр. Бу хәлгә мин бик борчылам, соңыннан ни хәтле теләсәләр дә татар телен өйрәтү бик кыен була ул. Шунысы менә кызганыч бит. Ә инде татар булуларына оялып йөргән кешеләргә сүзем дә юк. Ә мин үземне чын татар кызы дип хис итәм, шуның белән бик горурланам!

Гүзәлия шикелле татар җанлы егет-кызларыбыз булуы белән бик шатланам мин, юллары гел уң булсын, теләкләре тормышка ашсын аларның.

Г.ВӘЛИЕВА.
Категория: И туган тел | Добавил: Zul4itai (28.08.2011)
Просмотров: 1141 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz