Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » И туган тел » И туган тел

ТАТАР ЮЛЫ ТАКЫР ТҮГЕЛ


Татарлар (гомуммилли этнонимнары – татар) Россия Федерациясендә сан ягыннан икенче урында торучы этнос. РФ кысаларында яшәүче татарларның саны 2002 елгы халык исәбе буенча 5 млн. 669,9 мең, ә бөтен дөньяда – 7 млн. 920,5 мең иде (2000 нче еллар). Шуларның 4,6 млн. чамасы татарларның төп яшәү төбәкләрендә - Идел-Урал буенда.

Ауразия кысаларында татарлар мөстәкыйль төрки-мөселман цивилизациясен булдыручы берничә халык рәтенә керәләр. Аларның дәүләтчелек тарихлары бик бай булып, урта гасырның башлангыч чорыннан алып аның ахырларына кадәр бара:  Һун берләшмәләре, Төрки каганлык һәм аның варислары, Бөек яисә Кара диңгез буе Болгарстаны, Хәзәр каганлыгы, Идел Болгарстаны, Кимак каганлыгы һәм Кыпчак берләшмәләре, XII йөз Үзәк Азия татар дәүләтләре, Җучи Олысы, XV-XVI йөзләрдәге татар ханлыклары һәм урдалары (Казан, Касыйм, Әстерхан, Себер һәм соңгысының элгәреләре булган Төмән һәм Шибанилар ханлыклары, 1783 елга кадәр яшәгән Кырым ханлыгы, 1504 елда юкка чыккан Олуг Урда, XVII йөзнең беренче чирекләреннән соң таркалган Нугай Урдасы).

Иске язмалы халык буларак, татарлар берничә алфавит кулланган (бабаларының иң борынгы язмасы – төрки руника, X йөздән 1927 елга кадәр – гарәп алфавиты, 1928-1939 елларда – латин графикасы, аннан соң – кирилл алфавиты), борынгы һәм гаять бай әдәби мираска ия. Сакланып калган әдәби ядкарьләрдән иң борынгысы – Кол Галинең иске татар (төрки) телдә XIII йөздә язылган "Кыйссаи Йосыф” поэмасы. Татар телендәге кулъязма мирас берничә дистә мең данә санала. Татарча китап басу башланганнан алып (XVIII йөз ахырыннан) 1917 елга кадәр татарча гарәп графикасы белән 15 мең чамасы исемдә 50 млн. данә китап чыккан. 1905 елдан башлап совет чоры башланганчы Россиядә йөздән артык татар газета һәм журналлары билгеле (ел саен 20 чамасы исемнәре ачык билгеле булган периодик басмалар чыккан). Руслардан кала бу ил эчендә татарларныкы төсле бай мәдәни мираска башка халык ия түгел.

XIX йөзнең икенче яртысыннан киң халык массаларына бик үк аңлашылып бетмәгән иске татар (төрки) әдәби теле урынына Идел буенда таралган диалектларга нигезләнгән яңа – хәзерге заман милли әдәби тел формалаша башлый. Ул процесс 1910 нчы елларга төгәлләнеп, милли әдәби тел иҗтимагый тормышта төп урынны ала. Монда шуны да искәртеп китү кирәк: Россиядә революциягә кадәр гомуммилли әдәби телгә күчү чикләнгән санлы милләтләр өчен хас булган. Башка эре этнослар кебек үк, татарлар катлаулы эчке этник структуралы. Ул милләт оешу чоры (XVIII-XX йөз башлары) вакытында барган интенсив этник процесслар нәтиҗәсе. Нәкъ менә шушы чорда элекке төбәкчелек, этносослов, конфессиональ исемнәр урынына аларда "татар” дигән уртак этноним ныгып урнаша һәм XX йөзнең беренче дистәләрендә ул татар милләте вәкилләренең 90 проценты чамасы өчен гомуммилли этнонимга әйләнә. Сословие һәм дин белән бәйле сәбәпләр нигезендә беркадәр аерылганлык Себер татарларының бер өлешендә (бохарлыларда), әстерхан татарларында (карагашларда) һәм керәшен татарларында (керәшеннәр, нугайбәкләр), Урал буенда яшәүче мишәрләрнең шактый өлешендә, типтәрләрдә саклана. 1920 нче елларга кадәр кайбер төбәкчелек исемнәренең (мишәр, типтәр, керәшен, бохарлы, нугайбәк, карагаш) саклануы татарларда этник консолидациянең төгәлләнеп җитмәгәнлеге белән аңлатыла.

Ләкин XX йөз башларына этно-милли консолидацияләнү юлында татарлар тарафыннан зур юл үтелүен инкарь итеп булмый. Әгәр дә бу мәсьәләгә гомуми анализ ясалса, түбәндәге нәтиҗә килеп чыга. Беренчедән, татарларның халык (этнографик) мәдәнияте өчен төбәкчелек үзенчәлекләре хас булса да, тулаем алганда, мәдәният асылда уртак. Икенчедән, өч диалектны (көнбатыш – мишәр, урта – Казан татарлары һәм көнчыгыш – Себер татарлары) һәм беркадәр аерымрак торучы әстерхан татарлары телен (чынлыкта бу ике тел – юрт татарлары теле – ул Идел буе татар диалектларына якын һәм нугай теле белән уртаклыклары күп булган карагашлар теле) лингвистикада бер - татар теле (татар теле комплексы) дип карау таралган. Өченчедән, татар милләте оешу чорында гомуммилли (фәндә аны "югары” мәдәният дип атыйлар) мәдәният формалашып, ул Кырым татарларыннан тыш, Россиядә яшәүче барлык башка татар төркемнәре өчен уртак байлыкка әйләнә. Дәүләти дәрәҗәдә эшләүче иҗтимагый (социаль) институтлар тарафыннан барлыкка китерелүче шушы "югары” мәдәният (милли массакүләм мәгълүмат чаралары, мәктәп, фәнни оешмалар, нәшриятлар, театр һәм ансамбльләр һ.б.) татарларның милли бердәмлеген бүген дә тәэмин итә. Татар милләте Россия кысаларында оешканлыктан, бу дәүләттә ул җирле (абориген) халыклар рәтенә керә. Кайбер очракларда Россия Федерациясендә яшәүче татар төркемнәрен диаспора дип атарга мөмкин булса да, Идел-Урал, Көнбатыш Себер төбәкләрендә яшәүчеләрне бу категориягә кертеп булмый. Шуңа күрә күп милләтле Россия халкы эчендә татарлар дәүләт төзүче этнос статусына бер дә икеләнмичә дәгъва итә алалар. Ил эчендә сан ягыннан икенче урынны саклап килгән очракта бу бигрәк тә ачык күренәчәк.

Дамир ИСХАКОВ,

тарих фәннәре докторы.

Категория: И туган тел | Добавил: Zul4itai (11.11.2010)
Просмотров: 1260 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz