Төмән дәүләт университетының татар
бүлегенең 5 нче курс студентлары соңгы зачет-имтиханнарын тапшырып, диплом
эшләрен уңышлы яклап, кулларына татар һәм рус телләре укытучысы дигән таныклык
алдылар. Тантаналы өлештән соң, шатлыклары йөзләренә бәреп чыккан студентларын,
аларның ата-аналарын, кунакларны кафедра мөдире, профессор Хәнисә Чәүдәт
кызы Алишина үз бүлмәсенә чакырып, алар өчен тагын бер бәйрәм оештырды. Ул
кунакларны студентлары белән таныштырып, һәрберсе турында җылы сүзләр әйтте.
Быел татар бүлеген 9 кыз тәмамлаган. Алар: Төмән районының Муллаш авылыннан Азалия
Габдрәхимова, Индрәй авылы кызлары - Гүзәл Әбүбакирова, Алсу Балдина,
Нурзия Ижбулаева, Лариса Кәбирова, Талымхан авылыннан Юлия Бәширова, Яркәү
районы, Тархан авылыннан Вәсимә Усманова, Түбән Тәүде районы, Тарман
авылыннан Наилә Хәйруллина һәм Ялутор районы, Югары Егәнле авылыннан Әлфинур
Сәфәрова. Кызлар шушы уку елларында үзләрен гел яхшы яктан гына
күрсәтеп, фәнни конференцияләрдә, мәдәни чараларда актив катнашканнар. Әлбәттә,
алар укуда да сынатмаганнар, татар бүлеген сигезе "4” һәм "5” билгеләренә, ә
Азалия Кызыл дипломга тәмамлаган. Аларның уңышларын, тырышлыкларын күздә тотып
уку йортының дәүләт комиссиясе Азалия белән Наиләгә аспирантурага укырга
калырга тәкъдим иткән. Кызларның күбесе дәүләт практикаларын туган
мәктәпләрендә үткәннәр һәм кайберләре, хәтта, эшләп тә калганнар. Шуңа күрә,
студентларының киләчәкләре өчен мөгәллимәләренең күңеле тыныч. Әлеге чарага
җирле шагыйребез Заһид Акбүләков белән радиоспорт буенча дөнья чемпионы Зыятдин
Низамов махсус чакырылганнар иде. Алар кызларга уңышлар теләп, Хәбибулла Якин
һәм Раушан Абдуллин исемендәге дипломнар тапшырдылар. Ата-аналар укытучылары
Х.Алишина, М.Сагидуллин, Ә.Толстолыкина,
Р.Исмәгыйлова, Г.Ниязова һ.б. чын күңелдән рәхмәтләр әйттеләр.
Р.КАНГАЗИНА.
|