Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » И туган тел » И туган тел

ТӨМӘН ШӘҺӘРЕНЕҢ ЭТНОКУЛЬТУРАЛЫ ТАТАР МӘКТӘБЕ

Ниһаять, мәктәпләрдә 2010 -2011 уку елының беренче чиреге дә тәмамланып килә. Белем йортында нинди үзгәрешләр, яңалыклар барлыгы, алдагы көннәргә планнар турында кызыксынып, Төмәннең Кырынкүл мәктәбенә юнәлдек. Җыйнак,җылы, чиста агач бинага кергәч, безне ачык йөз белән мәктәп директоры
Алевтина Зиннәтулла кызы Манкаева
 каршы алды.

Бу мәгариф учреждениесе 1992 елда башлангыч мәктәп базасында 52 нче санлы төп милли мәктәп булып ачыла. 1999 елны этнокультура компонентлы гомуми белем бирү мәктәбенә әверелә. Бүгенге көндә муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе дип атала.Татар халкы компактлы яшәгән территориядә урнашкан, укучыларның 83 процент татар милләтеннән булганмәктәп,татар теле һәм әдәбияты укытыла. Мәктәпнең укыту планы этнокультура компонентлы мәктәпләр өчен Базис укыту планының икенче варианты нигезендә төзелгән.Мәктәп уставында ата-анателәге буенчафәнне ирекле принцип белән өйрәнү куелган. Татар телен укучы балалар мәҗбүри буларак, укуның нәтиҗәсе булып 9 сыйныфта дәүләт имтиханын тапшыра.

- Алевтина Зиннәтулловна, хәзерге көндәмәктәптә ничә укытучы күпме баланы укыта?

- Коллективта югары белемле 13 укытучы, шуларның дүртесе югары категорияле, бишесенең РФ мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары бар. Мәктәптә 183 укучы белем ала, шуларның 149ытатар телен өйрәнә. Быел беренче сыйныфка 26 сабый керде. Тугызынчы класста 19 укучы укый. Туган телебезне Х.Кирамова укыта, менә өченче ел инде укучыларыбыз өлкә һәм шәһәр олимпиадаларында катнашып призлы урыннар алдылар.

Безнең төп максат: укучыларга фәннең төрле тармакларында сыйфатлы белем бирү, туган телеңә мәхәббәт тәрбияләү, үз халкыңныңтрадицияләрен, гореф-гадәтләрен белүче буын үстерү, укучыларны халык мәдәниятындә тәрбияләү. Алдыбызга куелган мәсьәләләр мәктәпнең укыту-тәрбияләү процессына этнокультуралы компонентны кертү аша хәл ителә.Төп акцентана телебезне мөстәкыйль фән буларак икенче сыйныфтан укытуга;"Татар мәдәниятенең нигезе” дигән факультатив курс кертүгә; укыту планының федераль компоненттагыфәннәргә (тарих, география, әдәбият) этнокультура компонентын кертүгә һәм башкасына ясала.

- Китаплар, әсбаплар, методик кулланмалар җитәрлекме?

- Казаннан бу көннәрдә генә әле яңа китаплар, программалар алып кайттык. Электронвариантта да бар. Боларның барчасын Татарстан Республикасының мәгариф министрлыгы бирде. Китаплар җитәрлек. Мәктәптә интернетка керергә мөмкин. 1 нче октябрьдән үзебезнең сайтыбыз эшли башлады – kazarovoschool.ru.Китапханәбез электрон дәреслекләр белән җиһазландырылган. Яңа бина кирәклеге актуаль булып кала. Балалар саны елдан-ел арта, мәктәбебез урта белем бирүче булсын иде. Татар телебез һәрчак укытылсын.Күптән түгел Казанга татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия съездына бардык. Анда ТР мәгариф министры урынбасары Д.М.Мостафин миңа "Мәгарифтәге казанышлары өчен” дигән билге тапшырды.

- Сездә бокс буенча дөнья, Россия чемпионнары тәрбияләнә. Спортчы укучылар турында берничә сүз әйтмәссезме?

- 1995-1996 елгы укучылар арасында 8 класстанТимур Әминов Россия һәм Европа чемпионы исеменә лаек булды. Рузил Назыйров Россия күләмендәге көрәштә катнашып икенче урынны алды. Алдагы елларда бокс буенча -Азат Әминов, Сафуат Садыйков, Марс Кармышаковзур казанышларга ирештеләр.

- Мәктәпнең горурлыгы - анытәмамлаучыларында. Узган елны ничә укучы мәктәпне тәмамлады?

- Җәен 13 бала мәктәбебез белән саубуллашты.Шуларның дүртесе унынчы класска укырга керде, гел «5»легә укучы Яна Ярышева медакадемия каршындагы лицейны сайлады,калган 8 укучы Көнбатыш-Себер финанс колледжына керделәр.

Без һәр дәрестән тыш чараны ата-аналар белән бергәләп оештырабыз. ”Таң Йолдызы” өлкә балалар фестивалендә Гөлниса Хөсәенова җитәкчелегендәге "Гөрләвек” ансамбле беренче урын алды. "Этнос” балалар, шәһәр татар мәдәниятүзәкләре белән бергәләп эшлибез.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Укытучы елында укытучыларга зур уңышлар,укучыларга тирән белем телибез.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халидә Хәлидулла кызы Кирамова:

- Татар теле һәм әдәбиятын 5-9 классларда атнасына икешәр сәгать укытам. Эштә һәр укытучыга дәресләрне компьютер, мультимедиа кулланып үткәрергә мөмкинлек бар.Китаплар җитәрлек. Ф.С.Сафиуллина китабыннан укыйбыз. Дәресне сүзлекләр кулланып, чагыштырма анализлар ясап үткәрәм. Мәктәптә төрле милләт балалары укый. Дагыстан, азәрбайҗан, таҗик, кыргыз, рус балалары белем алалар.Татар теле һәм әдәбияты дәресләренә зур теләк белән керәләр. Дәрестән тыш чараларны да татар телендә үткәрәбез, чөнки балалар, авыр булса да,аңлыйлар. Башка милләт балалары да татар җырларын җырларга, биергә яраталар. Ел саен татар теле һәм әдәбияты атналыгы уза, язучыларга багышлап КВН, музыкаль композиция оештырыла. Алдагы көннәрдәКитап уку елына багышлап, китапханәче Вәлимә Нургали кызы Нәбиева китапханәдә татар телендә чара үткәрәчәк. Ата-аналар балаларның туган телне өйрәнүләренхуплыйлар.

Д.ФӘХРЕТДИНОВА.
Категория: И туган тел | Добавил: Zul4itai (15.10.2010)
Просмотров: 986 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz