Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » И туган тел » И туган тел

КЕЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ЯРЫШТЫ

Шулар арасында 10 укучы татар теле һәм әдәбияты буенча көч сынашты. Җиңүчеләр билгеләнеп, диплом-бүләкләр тапшырылганнан соң, туган тел секциясен җитәкләгән филология фәннәре кандидаты С.Х.Насыйбуллинадан балаларның башкарган эшләрен анализлап, нәтиҗә ясавын үтендек. Сания Хәйретдин кызы сүзен күңелен борчыган мәсьәләләрдән башлады: "Бәйгедә Төмән районыннан – 4, Вагай районыннан – 1, Ялутор районыннан – 3, Төмәннән – 1, Тубылдан – 1 укучы катнашты. Ә менә Яркәү, Түбән Тәүде, Исәт, Аромаш, Тубыл районнарыннан катнашырга теләк белдерүче булмады. Бу бик кызганыч хәл. Моның турында ни өчен әйтергә булдым? Чөнки югары сыйныфлар арасында уздырылган олимпиаданы караганда да, күпчелеге Төмән районы мәктәпләреннән булдылар, шуңа олимпиада уңышлы үтте. Анда да шулай санап киткән районнардан катнашучылар булмады. Киләчәктә дә хәлләр бүгенгедәй барса, туган тел укытучылары эшләренә нокта куясы гына калачак. Ә бу – бик кызганыч хәл, моның турында әйтергә генә түгел, кычкырырга кирәк! Чөнки бар сәбәп укытучы һәм мәктәп җитәкчеләрендә дә. Биремнәр, сораулар җиңел түгел, әгәр дә рус теле һәм әдәбиятыннан балалар аерым номинациягә чыксалар, безнекеләргә телдән һәм укудан да белемнәрен берьюлы күрсәтергә туры килә. Монда тестлар, фонетика, орфографияне тикшерү, шулай ук балалар дөрес тәрҗемә итәргә, әйтем, табышмакларны да белергә тиешләр. Һәм соңгы бирем - Г.Тукайның "И туган тел” шигъри юлларын дәвам иттереп язарга кирәк иде. Бу биремне мин иң җиңеле дип уйлаган идем, күргәнебезчә, хәтта 4 нче сыйныф укучыларының күбесе бу шигырьне яттан белмиләр икән. Нәтиҗәләргә карап, олимпиаданы ел да уздырырга кирәк дип табам. Чөнки биредә һәр укытучының нинди дәрәҗәдә белем бирүе, баланың программаны ничек үзләштергәне күренә. Бүгенге чарада балаларга 45 балл җыярга кирәк иде, кызганычка каршы, 100% ка үтәүче булмады. Ә иң югары күрсәткеч - 80%  - Ялутор районы, Яңа Атъял урта мәктәбе укучысы Алсу Айнуллинаныкы булды. Аның укытучысы Фәгыйлә  Хәсән кызы Зарипова күп еллар дәвамында башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли, аны курыкмыйча – үз һөнәренең остасы дип әйтергә була. 2 нче урынга Төмән районы, Шыкча урта мәктәбе укучысы Алсу Шакирова чыкты, укытучысы – югары сыйныфларга белем бирүче  Гүзәлия Хәлил кызы Муллачанова. Аның укучылары югары сыйныфлар олимпиадасында да гел призлы урыннар алып торалар. 3 нче урында Ялутор районы, Аслана урта мәктәбе укучысы - Эльмира Булатова. Аны да шулай ук югары сыйныфлар укытучысы Алсу Наил кызы Исмәгыйлева әзерләгән. Җиңүчеләр, катнашучылар – Элина Хуҗиәхмәтова (Төмән районы, Янтык мәктәбе), Илнар Фәтхиев (Ялутор районы, Яр мәктәбе), Азалия Сәетҗаббарова (Вагай районы, Юрмы мәктәбе), Зариф Рамазанов (Төмән районы, Индрәй мәктәбе), Айгөл Янгулова (Тубыл, 15 нче мәктәп), Диана Бабшанова (Төмән, 52 нче мәктәп), Лилия Бабаевага (Төмән районы, Каскара мәктәбе). Аларны әзерләгән укытучыларга, җитәкчеләренә ТОГИРРО исеменнән рәхмәт белдерәм».

Р.КАНГАЗИНА.

 

 

Категория: И туган тел | Добавил: Zul4itai (24.05.2012)
Просмотров: 864 | Рейтинг: 3.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz