Авылның күрке булып торган урта мәктәптә балага ун укытучы белем
бирә. Алар арасында Россиянең мактаулы хезмәткәре Фәрвәз Назырова, өлкә мәгариф
һәм фән департаментының, район мәгариф идарәсенең Мактау грамотасы белән
бүләкләнгән Илсөяр Кучамбердиева, Эльвира Галеева бар. Җәлилә Мөнир кызы
Туйчикова җитәкчелегендәге укытучылар коллективының күбесе 35-45 яшьлекләр.
Педагогларның барысы да электрон дәреслекләрдән файдалана, кайберләре укыту
процессында информацион технологияләрне уңышлы куллана. Аларның яңалыкка омтылу
теләкләре зур, ачык дәресләрдә бу ачык күренә. Мәктәптә этнокультуралы белем
һәм тәрбия бирү юнәлешендә дә тырышып эшләүләре күзгә ташлана. Аларга 2005 нче
елда "Мәктәп – тәрбия һәм ял эшчәнлеге үзәге” дигән исем юкка гына бирелмәгән.
Алабуга пединститутын тәмамлаган югары һөнәри осталыкка ия татар теле, әдәбияты
укытучысы Вәсилә Илчибакиева белән бергә тарих, география, урыс әдәбияты,
музыка, рәсем укытучылары да белем учагында татар рухын булдыру, туган якны
өйрәнү өчен күп көч куялар. Ана телен, гореф-гадәтләрне, традицияләрне үстерү
һәм саклау мәсьәләләре буенча фәнни-тикшеренү эшләре башкаралар, түгәрәкләрдә
халкыбыз һөнәрләрен, мәдәни байлыкларыбызны өйрәнәләр. Монда ата-аналар белән
тыгыз бәйләнеш булдырылган. Бу эшләрне нәтиҗәле башкару өчен бөтен мөмкинлекләр
дә бар: укытучылар ТОГИРРОда, Татарстан Республикасында белемнәрен үстерү курсларын
үтәләр, семинар-конференцияләрдә тәҗрибә туплыйлар, өлкә мәгариф һәм фән
департаменты милләтләр эшләре комитеты ярдәмендә укыту-методик, фәнни, белешмә,
матур әдәбият белән тәэмин ителәләр, җирле язучы-шагыйрьләр китаплары
дәресләрдә, класстан тыш чараларда еш кулланыла.
Музей бу юнәлешнең үзәгендә тора. Анда төрле темаларга
экскурсияләр, очрашулар, КВН, лекцияләр, дәресләр үтә, тикшеренү эшләрендә дә
файдалы, бай материаллар табарга була монда.