Аллаһыныћ рђхмђте белђн бњгенге кљндђ исђн-сау яшђп килњче, сугыш
џђм хезмђт ветераны, сугыш инвалиды Мићнђхмђт Мљбђракша улы Ђхмђтшин
белђн очрашып ђћгђмђ кордык. Гаќђеп хђл, бабай 83 яшендђ булуга карамастан њзен
бик яхшы хис итђ. Књзе књрђ, колагы ишетђ, зиџене яшьлђрне кљнлђштерерлек яхшы,
спорт белђн шљгыльлђнђ, машина йљртђ. Књз генђ тия књрмђсен њзенђ. Ђ бит сугыш
ветераннарыбыз бик сирђк калдылар.
Тљмђн районы, Явызбы авылында туып-њскђн 17 яшьлек Мићнђхмђт Мљбђракша улы 1944 нче елда соћгы
чакырылыш белђн сугышка алына. Ђлбђттђ, башта Ялутор шђџђрендђ хђрби ђзерлек
њтђ. Аннан соћ, Кљнбатыш-Пруссия (хђзер Калининград љлкђсе) Варшава аркылы
сугышып, Дрезденга кадђр барып ќитђ. Ќићњгђ 20 кљнлђп генђ калгач, бер яктан
Америка гаскђрлђре, икенче яктан безнекелђр килеп бергђ кушылгач, аларны Ерак
Кљнчыгыш ягына японнар сугышына озаталар. Бљек Ќићњне алар юлда каршылыйлар.
Эшелоннар туктап торган арада, халык, тљркем-тљркем ќыелып, ќићњ тантанасын
бђйрђм итђ, чыгыш ясыйлар. Поезддан тљшкђн солдатларны елый-елый кочаклыйлар,
њбђлђр. "Сез бђхетле, исђн калдыгыз, сугыш бетте”, дилђр.
– Андагы хђлне књрергђ кирђк, аны рђссамнар ясап та,
кинофильмнарда књрсђтеп, аћлатып булмастыр, – дип Мићнђхмђт абый сљйлђп китте. – Ђ безнећ љчен ђле
сугыш бетмђгђн, японнарны тар-мар итњ љчен без китеп кенђ барабыз. Тагын
берничђ кљннђн соћ, сугыш кырына ќиткђч, америкалылар белђн ике яклап японнарны
кысрыкладык. Каты сугышта минем аяк ике урыннан яраланды. Мин минометчылар
командиры идем. Муданьцзян шђџђре яныннан бик кљчле агымлы елга ага. Аныћ
аркылы салынган књперне безнекелђр шартлатып љлгергђннђр. Ђ безгђ елганыћ
икенче ягына чыгарга кирђк. Мине, яралы булганга књрђ, елга янында иптђшкђ
старшинаны калдырып, елганы кичњ љчен ќайлы урын эзлђп киттелђр. Елга аркылы
трос њткђреп, хђрби солдатлар китђ башлауга, теге ярдан японнар кљчле ут ачтылар, кичеп чыккан
солдатларны кыра баралар. Тиз генђ ут чђчеп торган ноктаны билгелђп, мин
миномёттан ата башладым. Џђм дњрт тапкыр атуга, ыжгырып торган амбразура тынды.
Батальон командиры, старшина янына килеп: "М.М.Ђхмђтшинны "Ватан сугышы”
ордены белђн бњлђклђргђ”, дип боерык бирде. Ђйе, озакламый њземне орден белђн
бњлђклђделђр. Ђ елга аркылы вакытлыча књпер тљзеп, хђрбилђр барлык сугыш коралларын алып
чыктылар. Японнарны тар-мар иткђч, качып, яшеренеп калганнарыннан чистарту
башланды.
Сугыш ахырында "Батырлык љчен” медале белђн бњлђклђндем. Япон
сугышыннан соң азык-тљлек, сугыш кораллары алып чыктык џђм безне яћадан
Германиягђ ќибђрделђр. Анда да башта шул ук хђл, калдык-постык немец
солдатларыннан чистарту барды, соћыннан гына тынычландылар. Тыныч халыкка, балаларга,
хатын-кызларга тимђскђ, дигђн карар чыкты. Шул боерыкны бозучыларны бик каты
ќђза кљтђ иде. Анда инде хђрби белгечлђр ђзерлђњ полкында укыту эше белђн
шљгыльлђндем. Шулай ук кљндезге партия
мђктђбен тђмамладым.
Туган якларга 1951 нче елны, 6 елдан соћ гына, 24 яшемдђ ђйлђнеп
кайттым”.
Сугыш беткђнгђ 65 ел тула, ђмма, исђн калган сугыш ветераннары књз
яшьлђрсез аны искђ ала алмыйлар. Ђйтерсећ, сугыш газап-михнђтлђре сљяк эченђ,
ќелек урынына кереп, мђћгегђ урнашкан.
Мићнђхмђт Мљбђракша улы Камилђ исемле кызга љйлђнеп, 4 бала
њстерђлђр. Ђмма, кызганычка каршы, карчыгыныћ гомере кыска булып, бакый дљньяга
књчђ. Тљмђн районы, Каскара авылында њз йорты белђн яшђп, 20 елдан артык
умартачылык белђн шљгыльлђнђ, ђ лаеклы ялга кадђр тљрле оешмаларда начальник, механик,
инженер вазифаларын башкара.
Сугыш ветераны, икенче группа инвалиды Мићнђхмђт Мљбђракша улына
Червишево поселогында бер бњлмђле фатир биргђннђр. Сугыш ветераннары љчен
махсус тљзелгђн элиталы йортта, заманча ќиџазландырылган фатирда гомер кичерђ Мићнђхмђт
абый. Тљмђн районы хакимияте башлыгы А.В.Линник шђџђр комитетында чђй мђќлесе
ясап, фатир ордерын тапшыра.
Балкон тђрђзђсе ачык, матур, ап-ак челтђр урамнан кергђн саф
џавада ќелфер-ќелфер килђ. Мићнђхмђт абый уйнаган гармун моћында искитмђле сагыш,
ђйтерсећ гомер юлында баштан узганнар шул моћга салынган.
Н.САФИУЛЛИНА.
|