Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » 2010 ел – Укытучы елы » 2010 ел – Укытучы елы

УКЫТУЧЫМ! СИНЕҢ ИСЕМЕҢНЕ ЗУР ХӘРЕФЛӘР БЕЛӘН ЯЗАМ

УКЫТУЧЫМ!

СИНЕЋ ИСЕМЕЋНЕ ЗУР ХЂРЕФЛЂР БЕЛЂН ЯЗАМ

Рәфидә Тимербай кызы Утееваның тормыш юлы укучылары,  аларның әти-әниләре,  авыл халкы өчен һәрвакыт үрнәк булды. Безнең беренче укытучыбыз күптән инде лаеклы ялда, без үзебез дә үсеп җиткән, тормыш тәҗрибәсен туплаган  олы яшьтәге апалар һәм абыйлар. Шулай да, сирәк булса да, уйландыра, сагындыра мәктәп еллары, ә  күңел балачак иленә,  яшьлек  эзләрен саклаган  мәктәбебезгә,  яраткан укытучыларыбыз янына алып кайта. Кызганыч, күпчелек укытучыларыбыз инде исән дә түгел...

Сигез кыз, мәктәпкә барганчы, Рәфидә апаның өендә җыелыша идек. Укытучы  апабыз  белән  җитәкләшеп  мәктәпкә бару безнең өчен шатлыклы вакыйга булгандыр.  Ул үзенең хезмәт юлында укучыларының  мәхәббәтен яулаган укытучыларның берсе. Апабызның төп коралы - итагатьле теле һәм ягымлы йөзе иде. Пөхтәлеге, җыйнаклыгы, сафлыгы белән  үзенә тартып торган укытучы    үзе турында сөйләгәндә   күбрәк  укучыларын, ветеран укытучыларны искә алды:

"Мин 1960 нчы елны Аслана мәктәбен тђмамладым. Ул елларны  Көсәйкүл авылы  мәктәбендә Таһир абый Гатиятуллин директор булып эшли иде. Мине мәктәпкә  вожатый  эшен башкарырга  чакырды. Шулай итеп, туган авылыма эшкә кайттым. Мәктәптә эшләгән беренче  еллар  бик күңелле иде. Чумык, Үткәрмә авылларыннан укучы балалар  интернатта яшәделәр. Алар белән төрле мәдәни, класстан тыш чаралар  оештырылды. Мәктәптә 287 бала укыды. Гөрләп яшәгән елларны сагынып искә алам. Башлангыч  классларда укыткан елларымда  һәрвакыт тәҗрибәле укытучылар белән киңәшләшеп эшләдем. Нәсихә апа Даутова, Мәгүзә апа Рђхмђтуллина яшь укытучыларга ярдәмгә килергә  әзер  булган, йөзләреннән укытучы  икәнлекләре күренеп  торган  укытучылар иде.

Иске мәктәптә музей ачарга булдык. Миңа беренче булып укучыларым, әти- әниләре ярдәмгә килде. Бик күп материаллар, экспонатлар туплаган идек. Иске мәктәп бинасы көеп китү сәбәпле, бер әйбер дә сакланмады”.

Рәфидә апа 1990 нчы елдан  Көсәйкүл мәктәбендә  татар теле, әдәбият фәннәрен укыта. Мәктәптә  татар теле, әдәбияты кабинетын булдыручы, җиһазлаучы да ул була. Бу юнәлештә эшли башлаган беренче  көненнән аның киңәшче– ярдәмчеләре "Мәгариф” журналы, "Мәгърифәт”, "Шәһри Казан”, "Яңарыш " гәзитләре була. Голышманово педучилищесында укый, Ишим  дәүләт педагогика институтын уңышлы тәмәмлый.1992 нче елда  татар теле, әдәбият  фәннәре буенча Көсәйкүл мәктәбендә семинар үтә. Р.Т.Утееваның хезмәтенә яхшы бәя бирелә. Укытучы үзенең  дәресләрендә  төпле белем бирү белән бергә татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын олылаучы укытучыларның берсе булып санала. Үз фәнен укыту буенча зур уңышларга, күркәм нәтиҗәләргә ирешкән мөгаллимәгә 1993 нче елны "Мәгариф отличнигы” исеме бирелә. Рәфидә апа үзенең шәхси сыйфатлары белән укучыларын  үзенә тартып  торган укытучы. Бәлки, шуңа да  аның күп укучылары укытучы һљнәрен сайлаганнардыр: Г.Нђҗметдинова, Г.Айбатова, А.Касыймова, А.Касыймова, З.Сафиева, Р.Хђмидуллина, А.Хљсђенова, А.Динмљхђммђтова, Э.Динмљхђммђтова, И.Сафиева, филология фђннђре кандидаты, доцент Л.Х.Динмљхђммђтова һ.б. Р.Т.Утееваның укучысы Гөлүсә Даутова биш чит илдә экскурсиядђ булып кайткан.Туган телләренә мәхәббәт уяткан, төпле белем биргән укытучыларына алар һәммәсе  бүген дә рәхмәтле. Укытучы апалары алар белән горурлана!

Без гади чыгарылыш идек, әмма бөтенебез тормышта үз юлын тапты. Илебезнең кайсы гына төбәгендә яшәсәк тә, туган телебезне беребез дә онытмаган. Мәктәп еллары, укытучылар, беренче укытучыбыз Рәфидә апа Утеева һәркайсыбыз күңелендә, хәтерендә. Тик, кызганычка каршы, ерак яшьлек, балачак елларын хәзер 26 укучы түгел, ә 22 укучы гына искә ала.

Р.УМИТБАЕВА.

Категория: 2010 ел – Укытучы елы | Добавил: Zul4itai (18.02.2010)
Просмотров: 2228 | Рейтинг: 4.5/8
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz