Елның соңгы аенда өлкә татар Конгрессы мәдәният
департаменты җитәкчесе В.С.Ташкаловага Төмән районының Шыкча мәктәбендә берничә
мәртәбә булырга туры килде. Берсендә ул укучылар белән очрашса, икенчесендә,
Тубыл шәһәрендә үткән "Укытучылар династиясе” һәм "Иң яхшы татар теле һәм
әдәбияты укытучысы” конкурсларының жюри әгъзасы буларак, бу мәктәпнең туган тел
укытучысы Гүзәлия Хәлил кызы Муллачанованы бөтен коллектив алдында бәйгедә
җиңеп чыгуы белән котлады, алтынсу йолдыз сурәтләнгән билге һәм бүләк тапшырды.
Ул арада өлкә милләтләр эшләре буенча комитет
председателе соравы белән Мәскәүдән "Беренче” каналдан килгән "Фазенда”
тапшыруы аша таныш Россиянең атказанган артисты Сергей Колесников
җитәкчелегендәге иҗат төркемен себер татар халык ашларын әзерләү тәртибе белән
таныштырырга кирәк иде. Быел "Укытучы елы” да булганга, Конгресс җитәкчесе
Ринат Хәмзи улы Насыйров бу җаваплы вазыйфаны укытучыларга тапшырырга карар
кыла. Һәм шул ук Шыкча урта мәктәбе укытучысының дәүләт программасы ярдәмендә төзелгән
яңа өендә өч укытучы Конгресс алып килгән азык-төлекне кулланып, утызлаган
төрдә аш әзерлиләр. Әлбәттә, инде аларга мәктәп директоры җитәкчелегендә барлык
коллектив та булыша. Халык ашлары арасында шулпадан алып урама, кыздырылган
каз, Тубыл яктагы зур бавырсак (аны тезгә куеп ясыйлар да әле), эртнек, төрле
бәлешләргә кадәр була.
- Ә инде иҗат төркемен каршы алган "Шытыр – шатыр”
балалар фольклор ансамбле шулкадәр ошады үзләренә, - дип искә ала ул көнне Вәлимә
Сәгыйть кызы, - аларны һәркайда катнаштырырга тырыштылар.
Төшерүгә тырышып әзерләнгән өчен танылган журналист
һәркемгә рәхмәт белдерде һәм январь–февральләрдә эфирга чыгачак тапшыруның
вакытын алдан хәбәр итәргә вәгъдә бирде. Ә мин Конгресс исеменнән директорга
һәм коллективка, өй хуҗаларына, башкаларга чиксез рәхмәт әйтәсем килә,
бергәләшеп зур эш башкардык.
Г.ВӘЛИЕВА.
|