Әнием – Кафия Уразай кызы Рыханова Тубыл районы,
Олы Кундан авылында туа. Яшүсмер чагында бик чая, шаян була, юкка гына "ат
җене” дигән исем такмыйлар аңа. Арбалы атта узышып, тәгәрмәчне эштән чыгарганы
өчен колхоз рәисе халык алдында шелтә белдерсә дә, соңыннан башыннан сыйпап:
"Молодец, кызым, шундый булырга кирәк!”- дип мактап та куя. Шаярып, төрле кызык
хәлләр уйлап табучы эшчән кызчыкны зурлар үз бригадаларына алыр өчен хәтта
бәхәсләшкән очраклар да була. Гаилә тормышын әнием Ләчек авылы егете – Сәбах
Рихан улы белән корып, 9 бала үстерәләр. Әтием 1985 нче елны вафат булгач,
өчебезне ул үзе аякка бастыра. Сугыш елларында башкарган фидакарь хезмәте өчен
әнием "Тыл ветераны” медале белән бүләкләнде, ә быел аңа 80 яшь тулды. Ләкин,
сәламәтлеге какшау сәбәпле, бу уңышларга ул тулысынча сөенә генә алмый... Сүзем
әниемнең эшчәнлеге турында түгел. Еллар үткән саен, тормыш йомгагын сүтеп
карыйм да, әниемнең, гади авыл хатынының, нинди тирән акылга ия булганына
кабат инанам. Шаян кыз кияүгә чыккач,
тыныч холыклы, тыйнак хатынга әйләнеп гомер буе кеше рәнҗетүдән, үзе әйтмешли
"олылык сүләүдән” куркып, Ходай кушканча
гына яшәде. Безгә дә шундый тәрбия бирергә тырышты. Ул күп әрләмәде, әмма
бер-ике минутлык паузадан соң басым ясап әйткән сүзе аңыбызга барып ирешеп,
гомерлеккә күңелебезгә сеңә барды. Аның үгет-нәсихәте гел халык мәкале белән
дәлилләнде. Әниемнең: "Тел сөяксез ул, бушатып куйсаң, ни димәс. Әйтеп калаен
диеп тырышмаң, күнгән - күн тун кигән. Мин алай булмам димәң, әллә нинди
укымышлы кешеләр дә ялгыш юлга басалар. Кулыңдагын алулары ни – башыңдагын
алмасыннар. Кешенең хурлавы ни – Аллам Тәгаләм хурламасын. Мал табыла торган,
сәламәтлек белән яхшы исемең табылмас. Син кыз кеше – телеңне 4-5 җиреннән
чәйнәп (тешләп мәгънәсендә) кәпләш. Кияүгә чыгуыңа түгел, яшәвеңә масай”, -
дигән бу канатлы сүзләре мине, мөгаен, күпме үкенечле хәлләрдән саклап калгандыр.
Укымаса да, әнием татар әдәбиятын яхшы белә, бүген дә ул, хәтере начараюга
карамастан, Г.Тукай, М.Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләп кызымны шаккатыра. Бер
танышым гаҗәпләнеп: "Әниең русча бөтенләй сөйләшмәдеме ни?”, - дип сораган иде.
"Юк, сөйләшмәде! Чит телдә әйткән булса, бәлки, колагыбыз ишетеп тә,
күңелебезгә барып җитмәгән булыр иде”, - дип җавап бирдем. Кеше белән әрләшү,
түбәнсетү, мыскыллау, сүз йөртү, кеше кайгысына сөенү, көнчелекне әтием белән
әнием һич тә хупламадылар. Сабый чакта урамнан елап кайтсак, беркайчан да кеше
баласында гаеп эзләп, безгә узынырга юл куймадылар. Шундый вакытларда: "Кеше
көлкесе булып йөрмәң, битебезгә царыкбаш элтереп”, - дия иде әнием. Хәтеремә
әнием белән 20 елга якын бергә әниле-кызлы кебек яшәгән җиңгием - Әдибә Мөхәммәтрәхим
кызының: "Инәм безне гел: "Кеше кылса – кылсын, ә сез кылмаң, кыл-кылмышы
һәркемнең үзенә, дип, гел тыеп яшәде”, - дигән сүзләре килә. Бүген дә сабырлык
югалтып, кызып киткән чакларда кылт итеп әнинең канатлы сүзләре искә төшә дә,
үземне кулга алырга тырышам. Кабат әниемә рәхмәтләр укыйм.
Р.КАНГАЗИНА.
|