Хөрмәтле
газета
укучыларыбыз!
Ошбу елның беренче яртыеллыгының
соңгы ае да килеп җитте. Шул вакыт эчендә газетаның 22 саны дөнья күрде.
Сездән, хөрмәтлеләребез, почта аша гына 100 дән артык хат алдык. Ә факс,
интернет аркылы килгәннәрен, котлаулар һәм рәхмәт сүзләрен исәпкә алсак, саны
500 гә җитә. Сезнең хәбәрегез безнең өчен зур сөенеч, димәк, халкыбыз өчен
башкарган мәнфәгатьле хезмәтебезне сез таныйсыз. Чынлап та, газета безне
күрештерә, таныштыра, фикер алыштыра, ул милләттәшләребезне берләштерүче, бергә
туплаучы да. Әгәр шулай булмаса, тиражыбыз 3910 га җиткән булыр идемени?! Безгә
һәр хәбәрчебез, укучыбыз кадерле. Олы яшьтәге хәбәрчеләребез – Тубыл шәһәрендә
яшәүче Рәйхана апа Алимова, Альберт абый Урамаевның безгә даими язып торуларына
чын күңелдән шатланабыз. Шулай ук Тубылтора авылыннан - Исхак абый Исхаков,
Маслаудан - Рәшидә апа Бакиева, Уват районы, Өгедән - Хәнифә апа Рябикова,
Горноправдинск шәһәреннән Фәйрүзә апа Әхәтова, Яркәү районы, Кызылъярдан -
Фәүзия апа Гатауллина, Төмән районы, Талымханнан - Әмир абый Юскаев, Түбән
Тәүде районы, Киндерледән - Динара апа Хәбибуллина, Мөнирә апа Шәмсетдинова,
Казанлыдан Нәркәз апа Нәбиуллина, Төмән районы, Индрәйдән Галия апа
Сагидуллинаның хатларын көтеп алабыз. Яз җитү белән, гадәти рәвештә, хатлар
саны күзгә күренеп азая. Моның сәбәбен аңлыйбыз – бакча эшләре, аннары инде
авылларда печән әзерләү, җиләк-җимешләр җыю, кыскасы, әлеге мәшәкатьләрдән
арынып, кулга каләм алып утырырга һич тә вакыт табылмый башлый. Әмма ләкин шуны
да онытырга ярамый - тормыш дәвам итә, ә газета укучыларыбыз сезнең яңа,
кызыклы мәкаләләрегезне көтеп торалар. Шуңа без сездән вакыт табып, бәйләнешне
өзмичә хәбәрләшеп торуыгызны сорар идек. "Ниндиерәк ткмага языйм икән?» - дип
баш ватучылар өчен: "Тырыш авылдашларыгыз турында языгыз!” - дияр идек. Бүгенге
көндә авыл ничек яши, булдыклы яшьләр, сәләтле балалар, үрнәк гаиләләр, дәүләт
программалары буенча яңа йорт төзүчеләр, хайван асраучылар, үз эшен
булдыручылар турында языгыз, дуслар. Һәркем укысын да: ”Менә минем халкым
нинди!” – дип горурлана алсын, аларга карап яшәү рәвешен яхшы якка үзгәртсен. Ә
инде бакчачылык эше белән шөгыльләнергә яратучы апа-абыйлар тәҗрибәләре белән
уртаклашсалар, уңган хуҗабикәләр пешергән тәмле ризыкларының рецептлары белән
бүлешсәләр, оста хуҗалар йорт-хуҗалык эшендә файдалы булган киңәшләрен
бирсәләр, ә кемдер чирләргә каршы дәвалану ысулларын язып җибәрсә, газетабызның
эчтәлеге тагы да баер. Әмма ләкин халык медицинасын кулланганда бик тә сак
булырга кирәклеген истән чыгарырга ярамас - рецепт төгәл бирелергә тиеш.
Мәсәлән, бер егетнең авыруыннан канлы үлән (чистотел) булыша дип ишетеп, ярты
стакан суга шул микъдарда канлы үлән согын кушып эчеп, бавырын бөтенләй эштән
чыгарганлыгы мәгълүм. Тагын шуны әйтәсе килә, ни өчендер бездә проза әсәрләре
язучылар саны бик аз. Аның каравы, күңелдән бәреп чыккан хис-тойгыларыбызны
рифмага салып газапланганчы, шуларны рәхәтләнеп җөмләләргә төрсәк, әллә нинди
матур әсәр туар иде. Нәкъ менә шундый эчтәлекле.
Иҗаҗи уңышлар сезгә, дуслар!
Р.КАНГАЗИНА..
|