Хөрмәтле
милләттәшләр! Сезне Яңа 2012 нче
ел белән чын күңелдән котлыйбыз. Сәламәтлек, парлы, имин тормыш, гаилә бәхете,
озын гомер телибез. 2011 нче елны да озаттык, минемчә, уңышлы ел булды. Әле
генә дәүләт һәм өлкә Думасына сайлаулар үтте, хөкүмәтебез ветераннарыбызга
хөрмәтне көчәйтә, пенсия акчаларын вакытында алып торалар, яшьләребезгә дә
игътибар зур. Шулай ук милли хәрәкәт эшләрендә дә уңышларыбыз күп. 2012 нче ел
– Аҗдаһа елы, димәк, сәламәтлек, уңышларга бай ел булырга тиеш. Бәхетле,
шатлыклы Яңа еллар булсын, дус булып, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшик, туганнар!
Өлкә татар милли-мәдәни
автономиясе рәисе Р.С.ЗИГАНШИН.
|