25 нче ноябрь көнне Төмәннең Заводская урамы, 1 нче
йортының стенасына Бөек Ватан сугышы каһарманы, Дан орденнарының тулы кавалеры,
Төмән һәм Ржев шәһәрләренең мактаулы гражданины Хәбибулла Хәйрулла улы Якинга
мемориал такта куелды. Хәбибулла абый шушы йортта яшәгән. Мемориал такта кую
тантанасында халык күп булды: шәһәр хакимияте вәкилләре, хәрбиләр, татар
җәмәгатьчелеге, ветераннар, Хәбибулла Хәйрулла улының туганнары, дуслары
җыелдылар. Микрофон аша тирә-юньгә Якинның тормышы, сугышта күрсәткән
батырлыклары турында сөйләделәр.
Төмән шәһәре Думасы депутаты Николай Романов, Бөек Ватан
сугышы ветераны, шәһәр ветераннар советы әгъзасы Хәбибулла аганың дусты Әхмәт
Галимов, Төмән дәүләт университеты профессоры, филология фәннәре докторы Хәнисә
Алишина һәм башкалар чыгыш ясадылар.
Алар якты истәлекләрен искә алдылар, матур теләкләр теләделәр. Хәнисә Чәүдәт
кызы Х.Якинның онык племянницасы буларак, барлык туганнары исеменнән олы
игътибар күрсәтүе өчен губернатор В.Якушевка рәхмәтен белдерде.
Бөек Ватан сугышы батыр солдатын искә алу хөрмәтеннән
бер минут тынлык игълан ителде. Мемориал такта янына чәчәкләр куйдылар. Без
шушындый кыю, батыр йөрәкле якташыбыз белән горурланабыз. Каһарманнар үлемсез,
бүгенге тормыш өчен көрәшеп, янып-көеп яшәгән милләттәшебезнең тормышы
һәрберебезгә үрнәк.
Д.ФӘХРЕТДИНОВА.
|