Төмән дәүләт
университеты студентлары ел дәвамында башкарган фәнни хезмәтләренә йомгак
ясадылар - әлеге югары уку йортында 62 нче студентлар фәнни конференциясе булып
үтте. Чараның төп максаты – сәләтле, зирәк
яшьләребезне табып, фәнни тикшеренү эшләренә тарту, актуаль проблемаларны
күтәрү, бергәләп эшләү. 14 нче апрель көнне университетта 150гә якын секция
эшләп, 2 меңнән артык доклад укылды. Шунысы да мөһим, ел саен әлеге чарада
өлкәдәге төрле уку йортлары студентлары һәм мәктәп укучылары да катнаша.
Гуманитар фәннәр институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеге мөдире профессор
Х.Ч.Алишина җитәкләгән "Тюркологиянең актуаль проблемалары” секциясендә фәнни
нигездә язылган тирән эчтәлекле 19 доклад тәкъдим ителде. Яшь галимнәребезнең
тырышып башкарган хезмәтләре белән танышып бәя бирергә Хәнисә Чәүдәт кызы
кунаклар да чакырган. Конференциянең беренче өлеше бүгенге көндәге иң
актуаль вакыйга – татар халкының бөек
улы Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган иде. Чараны алып баручы
Азалия Габдрәхимова көн тәртибе белән таныштыргач, сүзне Гөлназ Юсуповага
тапшырды. Ул слайдлар кулланып, шагыйрьнең тормыш юлыннан кызыклы эпизодлар
турында сөйләде. 1 нче курс студенты Илсөяр Речапова Г.Тукайның "Пар ат”
шигырен сәнгатьле итеп яттан укыды. Аннары чараның төп өлеше башланып, һәр
студент үзенең фәнни эшен тәкъдим итте. Чарада Ялутор районы Яңа Атьял
мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары Гөлнара Газизова белән Анжела Рәшитова
(җитәкчеләре З.М.Калгаманова) фәнни нигездә кызыклы тикшеренүләр аша әзерләнгән
докладлары белән чыгыш ясадылар. Иң уңышлы хезмәтләрне билгеләр өчен Х.Алишина
яшерен тавыш бирү оештырды. Аннары жюри рәисе
Индрәй хакимияте башлыгы урынбасары Рузилә Исмәгыйлева һәр чыгышка
кыскача анализ биреп, җиңүчеләрнең исемнәрен игълан итте. Алар: 1 нче урын
- Румия Сәйфуллина (җитәкчесе
Х.Ч.Алишина), 2 нче урын - Гөлназ Юсупова (астагы рәсемдә), 3 нче урын -
Ленара Исмәгыйлева, 4 нче урын - Гөлзия
Гиматдинова (житәкчесе А.Х.Толстолыкина), 5 нче урын Илсөяр Речаповага
бирелде. Кунаклардан шагыйрь Заһид Акбүләков Г.Тукайга багышланган шигырен
укыды, студентларга китаплар бүләк итте. Хәнисә Чәүдәт кызы бөек шагыйребезнең
юбилейлы туган көненә багышлап үткәргән викторинасына ("Яңарыш” №14, 4 нче бит)
йомгак ясап, җиңүчеләр: Түбән Тәүде районы, Киндерле мәктәбе укытучысы Фәния
Төхфәтуллина, Тубыл районы, Маслова авылында яшәүче мәгариф отличнигы Рәшидә
Бакиева, Төмән районы, Акъяр авылында яшәүче мәгариф отличнигы Люция
Хәбибуллина, Санниково урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Данис Назыров,
Төмән шәһәренең 11 нче сыйныф укучысы Айдар Кангазинга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Хөрмәтле профессорыбызның сүзләренә кушылып радиоспорт буенча дөнья чемпионы
Зыятдин Низамов аларны якташыбыз, өч дәрәҗәдәге Дан орденнары кавалеры
Хәбибулла Якин исемендәге дипломнар белән бүләкләде. Конференция эшенә кунаклар
тарафыннан уңышлы үтте дигән бәя бирелде. Р.КАНГАЗИНА.
|