Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2012 » Декабрь » 14 » ЙӨРӘКЛӘРДӘ УЛ МӘҢГЕ ИСӘН
12:26
ЙӨРӘКЛӘРДӘ УЛ МӘҢГЕ ИСӘН

Мәдәният йорты хезмәт-кәрләре килгән кунакларны җылы каршы алып, залда әзерләнгән өстәлләр артына озаттылар. Бирегә, әлбәттә, мәрхүмнең иң якыннары, туганнары, дуслары, коллегалары, укучылары җыелган иде.

Чараның беренче бүлегендә Ямбай мәктәбе укытучысы Лариса Казымова, Сөләйман Колчак улының кыскача тормыш юлын искә төшереп үткәннән соң, сүзне кунакларга бирде. Җылы сүзләр, юксыну хисләре белән  милләтләр эшләре комитеты белгече Р.М.Насыйбуллин, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Р.С.Зиганшин, бертуган энесе - Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Х.К.Биктимиров, җәмәгать эшлеклеләре И.К.Рафиков, Ә.Г.Гаитов, Р.С.Сәләмов, Н.Х.Зыкова, Г.Я.Тилимбаев чыгыш ясадылар. Шундый ук якты истәлекләр озак еллар бергә эшләгән коллегалары ветеран укытучылар - Б.Ф.Мөслимова, Х.В.Гаврилова, Г.Ш.Яминова, И.А.Хәлитуллина, Ф.Б.Ташкалова, С.Н.Шабанова, укучылары - СПК "Ембаевский” җитештерү  кооперативы директоры Б.Х.Хәйруллин, Х.М.Бандуков, З.В.Бандукова исеменнән дә яңгырады. Һәркайсы Сөләйман Колчак улы белән бергә эшләгән елларын горурланып искә алып сөйләделәр. Сәхнәдәге экраннан заманында Ямбай мәктәбе коллективы белән Башкортостандагы Түбән Кама шәһәрендә куйган "Зәңгәр шәл” пьесасыннан өзек тә тәкъдим иттеләр.

С.Биктимиров гаиләсе өчен дә үрнәк була белде. Энесе Хәмзә абый: "Абыем бик ягымлы, кешелекле, шул ук вакытта таләпчән дә иде, мине үзе белән һәрвакыт бергә алып йөрде, гел ярдәм кулын суза иде - укырга да миңа ул булышты. Хәзерге вакытта да аның акыллы киңәшләре миңа җитешми. Алар балаларына да тиешле тәрбия, югары белем биреп, тормышта үз юлларын табарга булыштылар. Бүгенге көндә 4 оныгы да бабаларының истәлегенә тап төшермичә белемгә омтылалар, бик тырышлар. Төмән хөкүмәте каберенә куелган һәйкәлне яңартырга 46 мең сум акча бирде. Бу эшләр киләсе елның май аенда төгәлләнер”, - дип сөйләде.

Кичәгә уллары Азат белән Вячеслав та килгәннәр иде. "Әтиебез безгә һәрвакыт игътибарлы булды. Ул тормышны, табигатьне бик яратты. Якыннары, дуслары белән аралашырга да вакыт таба иде. Кайда булса да - өйдәме, эштәме, кыен хәлләр килеп чыкканда, һәрвакыт уңай чишә белде”,  - дип әтиләрен сокланып искә алдылар. 

Ә чараның икенче өлешендә концерт программасы тәкъдим ителде. Аны Төмән районы мәдәният идарәсенең баш белгече Гөлфия Хәлитова алып барды. Сөләйман Колчак улының яраткан "Җидегән чишмә” җырын татар мәдәният үзәге хезмәткәре, музыкант Әбүзәр Миннебаев баянда уйнап, залда утыручылар кушылып җырладылар. Җырчы Розалия Бакиеваның, Гөлфия Әмированың  матур җырлары, Индрәй авылыннан Галия апа Сагитуллинаның мандолинада уйнап (баянда Илгиз Ихсанов), төйдереп биюләре кичәгә ямь өстәделәр.

Ахырда Хәмзә Колчак улы абыйсын искә алып, хөрмәтләп килүчеләргә, бу чараны оештыручыларга, аеруча мәктәп директоры А.М.Тимшановага якыннары, дуслары, автономия, үз исеменнән рәхмәтләрен белдерде.

Сөләйман Колчак улының башкарган эшләре онытылмас, безнең йөрәкләрдә ул мәңге исән...

Н.ТАШБУЛАТОВА.

Категория: новости области | Просмотров: 382 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 2
    Гостей: 2
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz