ез татар теле укытучысы Халидә Кирамовадан фестиваль,
казанышлар, тәэсирләр турында сораштык.
- Безнең белән Кырынкүл мәктәбен тәмамлаучы, хәзер 81 нче
лицейның 10 сыйныфында укучы Зөфәр Кирамов, 6
нчы сыйныфта укучы Аделина Шәрәфетдинова, 4 нче сыйныф укучысы Адилә Хикмәтуллина, 2 нче сыйныф
укучылары Диана Бикмуллина, Резеда Кирамова бардылар. 384 нче сәламәтлек
мәктәбендә яшәдек. Мәктәп 5 катлы бинаны тәшкил итә. Эчендә 15 сертификатлы
музей эшли. Мәсәлән, Белоруссия партизаннары музее, музыка кораллары, әкиятләр
музейлары һәм башкасы. Мондый фестиваль җиденче ел үткәрелә. Белоруссия,
Украина илләре, Мәскәү өлкәсе мәктәпләреннән бик күп балалар катнаштылар.
Оештыручылар чыгышларыбызны ифрат яраттылар, җәйгә шушындый фестивальгә
Украинага чакырдылар. Бәйгегә икешәр
чыгыш – рус һәм татар телләрендә әзерләгән идек, берешәр генә калдырырга,
диделәр, татар телендәгеләрен сайладык. Икенче көнне гала-концертта рус телендәге чыгышларыбызны да тәкъдим
иттек. Диана, Адилә, Резеда җырладылар, Аделина сәхнәләштерелгән нәфис сүз –
И.Тургеневның ”Голуби” чәчмә әсәрен сөйләде. "Россия тарихының онытылмас
битләре” проект эше буенча Зөфәр чыгыш ясады. Кызлар ярдәм иттеләр, Гөлниса
Рифкать кызы гитарада кушылып уйнады. Зөфәр Булат Сөләймановның "Мин төп себер татарымын” шигырен дә
сөйләде. "Минем кече Ватаным”
номинациясе буенча Төмән өлкәсе, себер
татарлары турында бәян итте. Нәтиҗәдә,
беренче урынны яулады. Аделина һәм Резеда өченче урыннарны алдылар,
Адилә - дипломант. Кубоклар, грамоталар, бүләкләргә лаек булдылар. Укытучылар
өчен "Россиянең онытылмас тарихы” исемле түгәрәк өстәл оештырылды. Монда туган
җиреңдәге бөек шәхесләр Россиядә нинди урын тотканнары турында сүз барды.
Гөлниса белән мине, ерактан килгәннәр дип, президиумга чакырдылар. Шунысын
әйтми булмый: балаларыбыз үзләрен башка милләт балалары алдында чын татар итеп
күрсәтә алдылар. Татар булулары белән
горурландылар, кайтып барганда поездда да туган телдә генә сөйләштеләр. Шуның өчен башка
милләт балалары да аларны хөрмәт иттеләр. Бер-берләре белән дуслаштылар,
элемтәне өзмәскә сүз куештылар.
Кызыл мәйданда
булдык, Мавзолейда В.Ленинны карадык,
Кремльне, Царь Колоколны күрдек, һәр көнне музейларга йөрдек. Балаларга сәяхәт
бик ошады, тәэсирләре зур иде.
Мәскәүдә кызларны сәхнәгә чыгарга әзерләгән
Л.Бикмуллинага, костюмнар белән ярдәм иткән Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге
директоры Л.Кәримовага, Нуретдин Нурулхак улына, Александр Александровичка,
балаларның ата-аналарына зур
рәхмәтебезне белдерәбез, - дип сөйләде Халидә
Хәлидулла кызы.
Башкалага барып,
халыкара бәйгедә катнашып призлы урыннар алып кайтулары өчен Кырынкүл
мәктәбе укучылары белән чын күңелдән горурланабыз. Молодцы!
Д.ФӘХРЕТДИНОВА.
|