Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Тормыш сулышы » Тормыш сулышы

ХЕЗМӘТЕ БЕЛӘН БӘХЕТЛЕ

Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында туып үскән егет - Рушан Галимҗан улы Әхтәриев хезмәт аша абруй казанган хезмәткәр. Әтисе мәңгелеккә киткәндә  аңа 4 яшь кенә була. Әниләре Рабига Закир кызы дүрт бала белән кала. Нәкъ менә шушы еллар  Рушанга тормыш сабакларын өйрәтә, укытучысы - әнисе була. Рабига апа балаларына  рухи, эчкерсез әхлакый тәрбия бирә. Шуңа күрә инде Рушан үзенең балалары өчен кайгыртучан яхшы ата ролен уңышлы башкара. Кызы кияүдә, улы, югары уку йортын тәмамлап, эшли. Гаять зур бетмәс-төкәнмәс ана мәхәббәте җылысында алар абыйсы Рөстәм һәм апалары белән шатлыкны да, кайгыны да бергә уртаклашып яшиләр. Егет арада аеруча нечкә күңелле, туган җанлы, абыйсына һәм апаларына ярдәм итәргә атлыгып тора, әнисен бик ярата, аның өчен гел яхшылык эшләргә омтыла.

Пөхтә, эшне төгәл башкаручан, максатчан Рушан Галимҗан улы хезмәт юлын туган ягындагы "Большевик” колхозында  шофер вазифасын үтәүдән башлый. Армиядә хезмәт итеп кайта. 1988 елны Төмәнгә килеп автопредприятиеләрдә хезмәтен башкара. Үзәк районда  машина йөртү буенча  укыту мастеры булып эшли. Түбән Тәүде районы белән Ямал-Ненец автоном округының Шурышкарск районы хакимиятләре төзелеш, авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү өлкәсендә  хезмәттәшлек итү турында килешү төзегәннән соң, 2002-2004 елларда "Большевик”ка шофер булып җибәрелә. Намуслы хезмәте өчен Мактау кәгазьләренә лаек була. 2004 елдан Шурышкарск  районы хакимиятендә шофер вазифасын үти. Читтән торып авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлый. Тырыш хезмәте өчен 2007 елны Шурышкарск районы муниципаль  оешма башлыгының Төмәндәге вәкиле булып билгеләнә. Бүгенге көндә дә шушы хезмәтне башкара. Шурышкарск районының үсүендә олы хезмәт күрсәткәне өчен муниципаль оешма башлыгы Мактау грамотасы белән бүләкли. Рушанның тормыш кагыйдәсе:  "Әгәр син үз оешмаңның уңышлары белән  кызыксынасың икән, гел эшләргә тиешсең”. Шушы кагыйдәгә ул гел таяна. Аның таләпчәнлеге, актив тормыш позициясе һәм уңышларга ышануы  янындагы кешеләргә үрнәк булып тора.

Д.ФӘХРЕТДИНОВА. 

 

Категория: Тормыш сулышы | Добавил: Zul4itai (12.05.2012)
Просмотров: 710 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz