Белгәнебезчә, моннан ике ел элек
Россия Федерациясе мәгариф отличнигы, журналист, В.И.Муравленко исемендәге
премия лауреаты, озак еллар Төмән районы, Шыкча сигезьеллык мәктәбен җитәкләгән
һәм биредә урта белем бирүче яңа мәктәп бинасы төзетүгә зур көч куйган тарих
фәннәре укытучысы Әдип Хәким улы Гарифхановның "Вакыт һәм үзем турында”
дип аталган китабы дөнья күргән иде. Ә бүген мин аның "Халкым горурлыгы” дип
аталган икенче китабының беренче бүлеген кулымда тотып, эчен-тышын "актарып”
бәя бирергә җыенам. Беренче булып күзгә ташланганы – тәэсирле калын, яшел төскә
халык орнаменты төшкән югары сыйфатлы тышлык. Китап Төмән шәһәренең "Печатник”
китап нәшриятында 200 данәдә, Россия журналистлары берлеге әгъзасы, язучы
Т.А.Пригорницкая, С.Д.Великопольский, эшмәкәр Р.Р.Хөснетдиновның рухи һәм матди
ярдәмнәре белән бастырылган. 192 биттән торган китап Т.Пригорницкаяның
Ә.Гарифханов хезмәтен җентекләп тикшереп, анализлаган бәяләмә белән башлана.
Биредә ул: "Өлкәбезнең данын күтәрүче якташларыбыз турындагы китабының 500
данәсе дә таратылып бетү белән автор икенче китап бастыру турында уйлана
башлый. Яңа китабында да автор Төмән җиренең сәләтле галим-галимәләр, антларына
тугрылыклы ил сакчылары, хезмәт кешеләренә бай булуына игътибарыбызны юнәлтә.
Аларның тормыш, хезмәт юллары, рухи байлыклары, принциплары турында сөйләп,
аларга ул чын күңелдән сокланып, укучыларында геройларына карата хөрмәт хисе
уятырга тырыша, аларга тиңләшергә чакыра. Авыл укытучысының бу китабы да ата-аналар,
укытучылар өчен яшь буынга дөрес тәрбия бирүдә ныклы таяныч булачагы,
бәхәссез”, - дип яза. Әдип Хәким улы иҗади эшенә нокта куярга уйламый, ул
газета аша якташларыбызга мөрәҗәгать итеп: "Әлегә китапның беренче бүлеге
дөнья күрде. Икенче бүлеккә материаллар җыюны дәвам итәм. Өлкәбезнең төрле
почмакларында (көньяк районнарында) мактауга лаек татарлар бик күп. Шуңа күрә,
милләттәшләр, әгәр мактауга лаек дип уйлаган кешегез бер-бер сәбәпләр аркылы,
китапка керми калган икән, ачуланырга ашыкмыйча, аның турындагы мәгълүматларны
Төмән районы, Шыкча авылы, Яңа урамы, 28 нче йорт адресы буенча миңа
җибәрүегезне үтенәм. Алар китабымның икенче бүлегендә тиешле урын алыр дип
ышандыра алам. Китапның беренче бүлеген сатып алырга теләүчеләр, 8 (3452)
77-50-18 номеры буенча шалтыратып, белешә алалар”, – диде. Шулай ук автор
"Яңарыш” газетасы аркылы беренче китабы турында үз фикерләрен белдергән
якташларына үзенең рәхмәтен белдерде. Ә без, Ә.Гарифхановның иҗаты белән
кызыксынучы укучылар, аңа сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез.
Р.КАНГАЗИНА.
|