Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Тормыш сулышы » Тормыш сулышы

ГАҖӘЕП БАЛА

Бер көнне авылдан энем шалтыратып: "Кызыклы хәл турында язасың киләме?” - дип сүзен башлап, төнлә юл йөрүчеләр ике авыл арасында очып йөрүче түгәрәк "ут” күрүләре, үзенең дә каршысына очрап, берничә чакрым җирне "озата” барганын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Озак та үтмәде, Төмән шәһәрендә яшәүче җиңгием: "Олы Күлдән больницага дип туганым килде, аның улы  нәрсә буласын алдан әйтеп куя, авырткан җирне кулы белән тотып төзәтә,” – дип сөйләгәч, түзмәдем, әлеге могҗизалы бала белән танышып карарга булдым. Килеп керүгә ак йөзле, 7-8 яшьлек тиктормас малай каршыбызга йөгереп чыгып, бар игътибарын янымдагы кызыма юнәлтте. Һәм кайтканчы аның белән уйнады. Тырышып та, үземне кызыксындырган сорауларга җавап ала алмагач, әнисе белән сөйләшергә булдым. Айшә Рим кызы уңайсызланып кына: "Үзсүзле ул. Безгә дә: " Ник мин сезнеңчә эшләргә тиеш? Нәрсә кирәген үзем беләм,” - дип кенә җибәрә,” - диде һәм улы турында сүзне бала яралган вакыттан башлады. "Сөякләрем авыртканга Тугыз авылындагы күрәзәчегә барган идек. Ул: "Син тиздән ир малай табасың, ул кеше караучы булачак”, - дип, мине карамыйча, кирегә борды. Бераздан төшемдә бер әби 14 нче сентябрь көне күрсәтелгән календарь кулыма тоттырды, ул төшем балабыз дөньяга килгән көнгә хәтле кабатланды. Улыбыз 15ендә туды, аңа Рамазан дип исем куштык. Ул 8 айдан сөйләшә башлады, 1 яшь тулган көнне атлап китте. Тик менә күрү сәләте генә начаррак”, - дип сөйләде. Айшә ханым әйтүенчә, 3 яшенә хәтле улларында алар ис китәрлек үзгәреш сизмиләр. Тик шәһәргә барып кайтырга җыенганда, озатырга килгән әбисенә карап: "Без нәнәне бүтән күрмибез”, - дигәч, һәм көтмәгәндә үлеп киткән әниләре янына кайтып төшкәч тә, очраклы хәл дип уйлыйлар. Ниһаять, уйнап йөргән ваемсыз бала: "Иртәгә маңгаемдагы ярадан кан агачак”, - дип, ә икенче көнне көзгегә егылып маңгаен яралагач кына әнисе уйга кала, әйткән сүзләренә игътибар итә башлый. Шул көннәрдә берәүләрнең йортларында янгын булачагын әйтә ул һәм, чынлап та, төнлә әлеге йорт яна. "Кем килеп керәсен көзгедән карап белә. Кеше үләр алдыннан йоклый алмый азаплана, бакый дөньяга күчүчене күреп, исемен алдан әйтеп куя. Күңелсез хәлләрне әйттермәс өчен әрлим, шуңа хәзер азайтты. Кайвакыт ул: "Инә, колагыңа нәрсә әйткәннәрен ник миңа сөйләмисең?” - дип гаҗәпләнә. Бервакыт: ”Атама шалтырат, аларның белорусларына бернәрсә була”, - дигәч, Артурга шалтыратам, ә ул телефонын алмый да алмый. 3 нче мәртәбә шалтыраткач кына ул, «Белорус» арбасы авып, андагы машина кеше өстенә килеп төшкәне турында әйтте. Тешем сызлаганны үзе тоеп килә дә, кулын яңагыма куеп тора теш сызлавы юкка чыга. Ләкин, сәламәтлегенә зыян килә, дип, әтисе болай эшләргә рөхсәт итми. Рамазанның тагын кызыклы ягы бар - ул мәче һәм этләр белән сөйләшергә ярата. Алар белән аралашканын күзәтәсе үзе бер тамаша, әйтерсең алар бер телдә сөйләшәләр”, - дип сөйләде Айшә ханым. Аның әйтүенчә, Рамазан яшьтәшләреннән һәр адымының нәрсәгә китерәчәген белеп эшләгәне белән аерылып тора. Аңа багучы, үскәч прокурор булачак, дип фаразлагач, ул әнисенә: ”Алдый ул, мин - врач булачакмын”, - дип әйтеп сала. Нарасыйның уйнаганын, сөйләгәнен тыңлап озак күзәтеп тордым. Бала фантазиясенең чиге юклыгын, аның әйткән һәр сүзенә ышанырга ярамаганлыгын да яхшы беләм. Тик менә әйтелгән сүзнең тормышка аша барганын ничек дип аңлатырга?

Р.КАНГАЗИНА.

Категория: Тормыш сулышы | Добавил: Zul4itai (30.03.2012)
Просмотров: 643 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz