«Яшь
гаилә» программасы
Әле бик яшь булсалар да, Кузакбердеевларның
инде өч балалары бар. Аларны бәхетле итү өчен гаиләдә барлык шартлар
тудырылган: шәһәр фатирындагы кебек бар уңайлыклар булдырылган йорт салып
чыкканнар, аны заманча җиһазландырганнар, балаларын курчактай киендергәннәр, ә
үзләре җиң сызганып, ару-талуны белмичә һәрвакыт эштә. Сүзем Вагай районы Кече
Уват авылында яшәүче Рәйлә Хәртүк кызы белән Эльмир Закир улы гаиләсе
турында. Рәйлә авылда почтальон, Эльмир мәктәптә кочегар булып эшли.
Өйләнешкәч, башта алар төп йортта яшиләр. Озакламый яшь гаилә тулылана –
кызлары Зилә туа, ике елдан икенче кызлары Эльмира, аннары уллары Артем дөньяга
киләләр. Билгеле, яшьләр үз почмакларын булдыру турында хыялланалар. Аларның
теләкләрен әти-әнисе дә хуплыйлар, авыл хакимиятенә барып, "Яшь гаилә”
программасына керергә гариза язарга киңәш итәләр. Нәтиҗәдә, бирелгән акчага
агачтан зур йорт торгызалар. Шундый пөхтә итеп, кадагынача уйлап сугылган
искиткеч матур йортның эчендә урнашкан тәртип, зәвык белән сайланылган
җиһазларына карап сокланмыйча булдыра алмыйсың. Ә нарасыйларның өй яңгыратып
ваемсыз көлгән тавышларын ишетү, күңелләрне балачакка алып кайта. Мөлаем йөзле,
кунакчыл хуҗабикә сүзен җанына тутырган изге теләкләреннән башлады: "Иң беренче
әти-әниләребезгә, дәүләткә, авылдашыбыз
Зиннәт Бәдретдин улы Шараповка, аннары барлык булышкан кешеләргә зур
рәхмәтебезне белдерәбез. Зиннәт абыйга аеруча инде, аның турында каенанам, ”ун
бармагы – ун алтын”, дип әйтә. Кайчан гына мөрәҗәгать итсәк тә, үтенечебезне
кире какмады, бөтенләй диярлек бушка эшләде. Мебельләр алып кайткач, аларны да
үзе җыеп утыртты. Яшьләргә теләгебез шул: милли программаларны кулланырга
тырышыгыз, кирәкле кәгазьләр җыясы җиңел түгел, бигрәк тә безнең сазъяк
авылларында. Әмма авырлыклардан куркып, туктап калмаска кирәк, шул чакта гына
теләкләр дөньяга ашачак”. Раилә белән сөйләшкәч, почта хезмәте турында да
сөйләп үтүен сорадык. "Почтальон булып элек тормыш иптәшем эшли иде, хәзер дә
ул минем иң зур терәгем. Почтаны Тугыз авылына барып алып кайта, юл булмаганда
болотоход яки елгалар аркылы моторлы көймә белән ташый. Авылда 40 хуҗалык
булса, аларның 28е "Яңарыш” газетасын алдыра. Газета укучылар арасында яшь гаиләләр
күп. Һәрбер йортта газетаны сагынып көтеп алалар”, - диде ул.
Кузакбердеевлар әле сарай төзеп,
маллар үрчетергә исәплиләр. Шулай шул, авылда яшәгәч, өйдә өч бала үскәндә
бакчасыз да, малларсыз да булмый. Алар әле көз айларында сатып акчага
әйләндерер өчен эрбет чикләвеге, мүк җиләге дә җыялар, балыкчылык белән дә
шөгыльләнәләр. Кешечә яшим дисәң, һәряклап тырышырга кирәген бу яшь гаилә
күптән аңлаган инде.
Р.КАНГАЗИНА.
|