«Торак» милли проекты
Халык тормышын ничек тә яхшырту турында
кайгыртып кабул иткән дәүләт программалары, бигрәк тә авыл кешеләре өчен бик
отышлы. Моны без барган һәр авылда күрәбез. Вагай районы, Татар Коллар авылында
яшәүче Айтняковлар гаиләсе дә "Яшь гаилә” программасы буенча сертификат
алып, яңа йорт булдырып, бу көннәрдә гөрләтеп өй туе үткәргәннәр. 2007 нче елда
Мадист Марат улы мәктәп автобусына шофер булып урнашкач ук, ярдәм сорап авыл
хакимиятенә гариза яза. Хатыны Гүзәл Мәүлид кызы авыл хакимиятендә хәрби
мәсьәләләр буенча белгеч булып эшли. Ике кызлары - Элина белән Зөлфинәнең исемнәре мәктәпнең
Мактау тактасыннан төшми. Өй салып чыгу, дип әйтүе генә ансат. Эченә кереп яшәп
китәр өчен күпме көч, акча түгәргә кирәклеген үз җилкәсендә сынаган кеше генә
аңлыйдыр... Гаризага җавап көтмичә, тырыш, максатчан гаилә, тәвәккәлләп,
әти-әниләре булышлыгы белән йортка нигез салалар. Ә сертификат алынгач, эшләр
күпкә җиңеләя. Бу турыда Гүзәл Мәүлид кызы: ”Дәүләт ярдәм итмәсә, тиз вакыт
эчендә йорт торгызасы авыр булачак иде. Әйе, кирәкле документлар җыясы җиңел
түгел, әмма нәтиҗәсе куанычлы. Мондый
программаларны бик кирәк дип саныйм, чөнки яңа тормышка баскан яшьләребезгә
ышаныч, өмет бирә”, - дип сүзенә йомгак ясады.
Р.КАНГАЗИНА.
|