Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Соцпроект » Соцпроект

«Мәгариф» милли проекты

«Мәгариф» милли проекты

Коллар мәктәбе

ТАРИХи БАШЛАНГЫЧ

1923 нче елда Коллар өязе корылтаенда өязгә кергән Вагай, Коллар, Киселево, Бакшеево, Маслау авылларында мәктәп ачарга дип карар кабул иткәннәр. 1934 нче елда шул базада Коллар җидееллык мәктәбе эшләп киткән. Бер катлы җиһазландырылмаган мәктәптә укучылар бар кирәкле әйберне үзләре ясаганнар, баянда уйнарга өйрәнеп, еш кына концертлар әзерләгәннәр.


Аннары иске йортлардан ике катлы мәктәп салынган. Ул мәктәптә совет составына кергән биш авыл балалары белән бергә Ленинградтан эвакуацияләнгән сабыйлар да белем алган. Укучылар күп, монда иртә таңнан кичкә кадәр кеше кайнаган, укулар ике сменада барган. Утын белән ягылган мичләр җылы бирсә, яктылык өчен керосин лампаларын файдаланганнар. 1963 нче елда сигезьеллык мәктәп статусы белән эшләп киткән уку йортында гел тырыш, намуслы директорлар җитәкчелек иткәннәр. Бина нык искергән, ата-аналар, коллектив тырышлыгы, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләргә "тонналап” хатлар язу нәтиҗәсендә 1972 нче елда яңа, матур мәктәп ачыла. 1976 нчы елда директор булып акыллы, интеллигент, эш сөючән, киң күңелле, аңлый белә торган С.В.Гайсин килә. Ләкин ике елдан аны башка җиргә күчерәләр. 1979 нчы елда урта белем бирә башлаган коллектив белән Ә.Х.Гайсин, А.С.Имранов идарә итеп алалар. 2005 нче елда директор вазифасына яшь, зыялы, энергияле, үзе дә бу белем йортын тәмамлаган Рәшид Рәис улы Тәүләтбаев билгеләнә. Аны монда зур өметләр белән каршы алалар, ул сынатмый.

 

МӘКТӘП ТОРМЫШЫ һәм җитәкче

Бүгенге көндә Коллар мәктәбендә 50 укучыга 12 укытучы белем бирә. Аларның барысы да диярлек югары белемле, араларында РФ мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән тәҗрибәле, стажлы педагоглар да шактый. 20 ел стажлы математика, география, сәнгать укытучысы А.Р.Дәүләтбаева былтыр "Минем иң яхшы дәресем” бәйгесендә призлы урын яулаган. Оештыручы-педогог, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Я.Исматуллина – класс җитәкчеләре, Н.Х.Бикшанова – башлангыч класс укытучылары, рус теле һәм әдәбиятыннан, тарих һәм МХКдан белем биргән М.З.Тәүләтбаева - гуманитар фәннәр укытучылары, математика, сызым һәм хезмәт дәресләрен алып барган Р.С.Айтнәкова төгәл фәннәр укытучылары методик берләшмәләрен җитәклиләр. Берләшмә утырышларында яңа укыту технологияләрен, традицион булмаган дәрес формаларын өйрәнү, алдынгы тәҗрибәне уртаклашу, методик һәм педагогик яңалыклар турында фикер алышулар үткәрелә.

Укытучылар балаларга төпле белем бирү, аларның фикерләү, иҗади сәләтләрен үстерү, шул юнәлештә мөстәкыйль эшләргә өйрәтү максатыннан, уку-укыту процессының төрле метод алымнарын кулланып, яңа заманча технологияләргә нигезләнеп эшлиләр. Дәресләрдә, класстан тыш чараларда сәләтле балалар белән эшләүгә, төрле яклап тәрбия бирүгә зур әһәмият бирәләр.

Тубыл пединститутыннан физик-математик белгечлеге алып чыккан Р.Р.Тәүләтбаевның педагогик стажы 17 елдан артык. Өлкә мәгариф һәм фән департаменты Мактау грамотасы белән бүләкләнгән җитәкче "Ел укытучысы-2010” район бәйгесе финалисты да. Үз вазифаларына җитди карый, аеруча коллективның дус, ярдәмчел булуына игътибар бирә, материаль-техник базаны яхшырту өчен тырыша, спорт җиһазларын булдыруга шактый көч куя. Чөнки сәламәт бала актив, тырыш укучы икәнлеген, тормышка шатланып, тулы акыл һәм иҗат көче белән эшләячәген яхшы аңлый Рәшид Рәис улы. Ул әле Коллар авыл идарәсенең Дума председателе, гомумроссия "Бердәм Россия” башлангыч партия оешмасының секретаре да.

Мәктәптә "Республика ШКИД” балалар берләшмәсе һәрьяклап үсүдә актив роль уйный, укучылар "Сибирская росинка”, "Хезмәт җәе”, "Ел укучысы”, спорт ярышларында еш катнашалар. Уку сыйфаты да соңгы елларда шактый үскән, хокук бозучылар юк. Биш укучы көмеш медальгә ия була. Коллективның ирешкән нәтиҗәләре куанычлы, тагын да ныграк эшләргә мөмкинлекләре бар дип әйтер идем. Татар теле һәм әдәбияты дәресләренең монда бөтенләй алып барылмавы күңелне төшерде, әлбәттә. Чөнки укучыларның күбесе татар милләтеннән. Бу мәсьәләне авыл идарәсе җитәкчесе Хөтчәт Исай улы Марганов һәм директор, Дума председателе Рәшид Рәис улы Тәүләтбаев уңай хәл итәрләр дип ышанабыз. Бу ике кодрәтле егет кулыннан килә торган эш ул. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле.

Г.ВӘЛИЕВА.

Рәсемнәрдә: Р.Р.Тәүләтбаев дәрес вакытында; М.З.Тәүләтбаева; алдынгы укучылар.

Категория: Соцпроект | Добавил: Zul4itai (29.05.2011)
Просмотров: 30394 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz