Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Соцпроект » Соцпроект

“БАШКАЛАРГА НУР ЧӘЧЕП ЯН!”

«Сәламәтлек» милли проекты

Табибларның борынгы антында "Башкаларга нур чәчеп ян!” дигән гыйбарә бар. Әйләнә-тирәдәге кешеләргә үзләренең шифалы нурларын чәчеп, исәнлек-саулык бүләк иткән шәфкать туташы Фатыйма Кәрим кызы Имранованың эш стажы 31 елдан артып китә. Лаеклы ялда булса да, ул, медпунктта эшләргә кеше булмау сәбәпле, ярдәм сорап килүчеләрне кире борып җибәрә алмый, яңадан эшкә чыга. Хәзер биш авылда (Гилево, Уфа, Коллар, Елань, үзәк Коллар) яшәүчеләрнең сәламәтлеген кайгырта. Алар әлеге оста куллы шәфкать туташына бик рәхмәтле. Без барган көнне Гилеводан ике олы яшьтәге әби өч чакрымны җәяүләп укол куйдырырга килгәннәр иде. Аларга киңәшләрен биреп, тиешле ярдәм күрсәтте Фатыйма апа.

- Сабый вакытыннан соңгы көненә кадәр һәркемнең сәламәтлеген сакларга тырышабыз. Вакытында прививкалар кую, уколлар белән булышу, беренче ярдәм күрсәтү һәм башка исәпсез бурычлар йөкләнгән безгә. Әле кәгазь эшләрен дә вакытында алып барырга, исәп-хисап ясарга кирәк, - дип сөйләп алды мөлаем Ф.Имранова. - Грипп вакытында көн дә иртәнге сигезгә мәктәпкә килеп, балаларны тикшереп кенә кертәм, авырганнарын кайтарып җибәрәм. Мәктәп директоры Р.Р.Тәүлетбаев укучылар өчен саклану маскалары алып куйды. Авырулар саны азрак булсын өчен, көн җылырак вакытта килсеннәр дип, башлангыч классларны икенче сменада укыттылар. Шулар да ярдәм иттеме - карантинга чыкмадылар.

Менә яңа гына ремонт ясадылар, бүлмәләр җылы, матур хәзер, кирәкле җиһазлар бар. Даруларны җитәрлек бирәләр.

"Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты сәламәтлек саклау тармагына җитди игътибар юнәлтте. Шул ук вакытта, илдәге дәваханәләрнең аяныч хәлдәге торышын, дарулар һәм җиһазлар кытлыгын, персонал белән бәйле һәм башка бик күп җитешсезлекләрне дә ачыклады ул. Бүген бездә, чыннан да, сәламәтлек саклауга тиешле игътибар бирелә башлавы сизелә. Проект ярдәмендә күләмле эш башкарылды. Дәваханәләр заманча төс алды. Аларга бик күп өр-яңа җиһазлар кайтартылды. "Сәламәтлек” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру барышында  миллионнарча сумлык вакцина, дару һәм башка кирәк-ярак, медицина җиһазлары, санитария транспорты сатып алынды, кайбер категориядәге медицина хезмәткәрләренең эш хакын күтәрү өчен өстәмә акча бүленде.

Бер үк вакытта кайбер авырулар буенча күзәтелгән үсеш тынычланырга урын бирми. Мәсәлән, онкологик авырулар арту, үсмерләрнең сәламәтлеге начараю борчуга сала. Бүген яшь буынның нибары 20 проценты гына сау-сәламәт булуы да күптөрле сораулар тудыра.

Кадрлар мәсьәләсе дә кискенлеге белән аерылып тора. Бу бигрәк тә авылларга кагыла. Эш хакының азлыгы, эш сәгатьләренең тотрыксызлыгы, торыр урын булмау яшьләрне бу миһербанлы хезмәттән читләштерә. Ә күпме игелек кылалар шәфкать туташлары халыкка. Рәхмәт үзләренә, имин, сәламәт яшәсеннәр.

Г.ВӘЛИЕВА.

Категория: Соцпроект | Добавил: Zul4itai (03.05.2011)
Просмотров: 680 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz