Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Сөю чишмәсе » Сөю чишмәсе

ТУЙ КҮЛМӘГЕ КИГӘН КЫЗДАН КӨНЛӘШЕП ЛӘ ҮЛӘРЛЕК...

Шуны күздә тотып, "Сөю чишмәсе” туйга әзерләнүче яшь парларга берничә файдалы киңәш бирергә булды. Кайчак яшьләребез, туйга хәтле вакыт әле күп дип, киемнәр һәм балдакларны сатып алуны соңгы көнгә хәтле сузалар. Бу һич тә дөрес түгел, чөнки туйда иң мөһим булып исәпләнгән бу әйберләрне булдыруга вакыт күп бирелергә тиеш. Гадәттә, яшьләребез башта күлмәк сайлауга керешәләр. Аны сатып алырга яки заказ буенча тектерергә дә мөмкин. Ләкин шул ук вакытта аны туй салоныннан вакытлыча кулланылышка алып торырга да була. Бу очракта күлмәкнең тулы бәясен түгел, ә 15-30 процентын гына түләргә туры киләчәк. Ләкин шуны истә тотыгыз: туйга бер атна кала туй салонына шалтыратып, бер күлмәккә бер үк вакытта  ике заказ кабул ителмәгәнен тикшереп кую мәҗбүри. Ә инде яңа күлмәкне, алгы тормышыгызда кирәге булмас дип тапсагыз, туйдан соң, бәясен төшереп, туй салонына тапшырырга мөмкин. Ак күлмәкне күп кеше "сафлык” билгесе дип уйлый. Ә чынлыкта исә, ак күлмәк шатлык һәм чәчәк атуны аңлата. Ә кәләшнең гыйффәтле булуын фата аңлата икән. Шуңа күрә хатын-кыз кияүгә беренче генә тапкыр чыкмаса, аңа туйда фата кияргә ярамый. Бүгенге көндә кибетләрдә туй күлмәге бәясе 3 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, кыйммәтрәген дә табып була. Туфлиләр бәясе 2 мең сумнан башлана. Кияүнең үзенә килешеп торган костюмны сайлауга керешкәнче, ул үз үлчәмен һәм аның Европа үлчәмнәр таблицасына туры килү-килмәвен төгәл белергә тиеш. Мондый таблицалар ирләр кием-салымы сатылучы кибет-салоннарның күбесендә бар. Шуны исегездә калдырыгыз: галстукның төсе костюм, күлмәк, аяк киеме һәм оекбаш төсенә туры килергә тиеш. Костюмның уртача бәясе – 7-18 мең сум. Теләгән кеше 27 меңгә дә, 40 меңгә дә таба ала. Туфли – уртача 3-4 мең сум чамасы. Бутоньерка – кияү егетнең костюмын бизәүче ясалма чәчәк. Бераз экономия ясарга уйласагыз, аны кәләш кулындагы чәчәк бәйләменнән өзеп алынган бер тере роза чәчәге белән алыштырырга мөмкин. Кәләш кенә түгел, кияү дә төрле бизәнү әйберләрен куллана ала. Асылташлы алтын яки көмеш эләктергечләр (запонки), галстук өчен кыскыч (зажим) һәм кыйммәтле сәгать аңа чагыштыргысыз "шик” өстәячәк. Туйда кияү белән кәләш кунаклардан аерылып торып, гел игътибар үзәгендә була, шуңа күрә күлмәк һәм костюм сатып алу белән генә эш бетми. Мәсәлән, кәләшкә чәч ясату, визаж – 2000-3000 сум, маникюр ясату – 700-1500 сум. Ә кәләш букетының уртача бәясе 2000 сум. Аннары балдаклар… бер пар балдак якынча 10 мең сум. Фотограф хезмәтеннән файдалану – уртача 7-10 мең сум, оператор хезмәтеннән файдалану – 10-15 мең сум, тамада – 10-25 мең сум. Лимузинны прокатка алуның сәгате 3-5 мең сум, прокатка алуның иң кыска вакыты – дүрт сәгать. Машинаны бизәү – 300 сумнан башлана. Ресторан арендалау – бер кеше өчен 1200-1500 сум, залны бизәү – 3-5 мең сум. Туй көне алдыннан кәләш белән кияү ял итәргә, туй киемнәрен үтүкләргә, туфлиләрне киеп йөреп, бераз йомшартырга һәм аксессуарларны әзерләргә тиешләр. Туй көнендә иртән яхшылап ашарга онытмасыннар иде. Билгеле, туй тантанасының күпмегә төшәсе, әлбәттә, клиентларның кесә калынлыгына бәйле. Әмма туй уздыруның мәгънәсе – күршемнең борынына чиртәм дип, зур чыгымнар ясап туй үткәрүдә түгел, ә яшь парларның тату, бер-берсен яратып, аңлашып, ата-аналарын хөрмәтләп яшәвендә. Моны яшьләр аңласыннар иде.

Р.КАНГАЗИНА.

Категория: Сөю чишмәсе | Добавил: Zul4itai (15.10.2012)
Просмотров: 913 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz