Исәнме, "Сөю чишмәсе”. " Төскә-биткә матур, акчалы эштә
эшлисең, ир затлары яныңда бөтерелеп йөриләр. Бармак белән чакыруга ук,
унлаганы атлыгып килеп җитәчәк. Шулай булгач, нигә син ялгыз?” – дип башымны
катыручылар күп. Әйе, Аллаһы Тәгалә биргән чибәрлегемне 5-6 хатын-кызга бүлеп
бирсәм дә, иң матурларыннан булып исәпләнәчәкмен. Яшем 30дан арткан, бер
мәртәбә дә кияүгә чыкмаган. Ни өчен, диярсез. Чөнки ирләргә таләпләрем зур. Ул
матур да, акыллы, эшчән, баһадир гәүдәле, юмор яратучы булырга тиеш. Иң мөһиме
- миннән башка бүтән бер генә дә хатын-кызга баш күтәреп карарга тиеш булмаячак
ул. Ә андый ирне әлегә очратканым юк. Күптән түгел классташым белән очрашкач,
үзенең бик "удачно” кияүгә чыкканы турында сөйләп авыз сулары корыган иде. Янәсе
ул торуга сөеклесе кофены урынга ук китерә, пешерә дә, юа да, кибеткә дә үзе
йөри, имеш. Ул шундый бәхетле, танышлары аның бәхетеннән көнләшеп, шартлар
чамага җитешәләр икән. Озак та үтмәде, әлеге чибәркәемнең ире әтисе алып биргән
чит ил машинасына бүтән сылукайны утыртып каядыр элдергәне турында ишеттем.
Менә бу хәл тагын бер кабат идеаль ирләр юклыгын күрсәтә. Алар барысы да
алдакчы, вакчыл, куркаклар, Сез мине, кадерле укучыларым, ирләр игътибарыннан
мәхрүм булган усал карт кыз дип күз алдыгызга китерәсездер. Һич тә юк! Бу минем
тормыш тәҗрибәм генә. 3 ел гаиләле ир белән очраштым. Ул мине генә өзелеп
сөюен, хатынын яратмавын, ике бала хакы өчен генә яшәвен колагыма һәр очрашу
саен "җырлады”, бераз түзеп торуымны үтенде. Әмма үзе гаиләсеннән китәргә
уйламады да. Хатыны шалтыратуга ук, бар дөньясын онытып, өенә йөгерде, кайвакыт
мине озатып та куймады. Озак уйланганнан соң, мин аны янымнан кудым. Башта
әлбәттә авыр булды, соңыннан үземнең шундый түбәнлектә яшәгәнемә гаҗәпләндем,
үземне бик җәлләдем. Ничек соң мин, шундый көчле рухлы хатын, мескен хәленә
төшкәнмен? Бу бәлки ялгызлыктан куркып саламга ябышуым булгандыр. Хәзер
үкенмим, күңелем тыныч. Тәкъдим ясаучылар бар, әлбәттә, әмма әлегә минем
таләпләремә тәңгәл килүчесе юк шул. Шулай булгач, ник мин үземнең вакытымны
аларга әрәм итәргә тиеш соң! Хәзер ялымны эчке һәм тышкы сәламәтлегемә,
матурлыгыма багышлыйм. Картайгач нишләрсең, дип сорарсыз, әлбәттә. Бу сорау
мине һич тә куркытмый. Иртәгә нәрсә буласы бер Ходайга гына билгеле, әнә бит,
2012 нче елга дөнья бетә, диләр. Ә бүген мин бәхетле, иртәгәсен шайтан уйласын,
чөнки дөньяда үзем теләгәнчә генә яшим.
Фәрзәнә.
|