"Яңарыш”ның 6 нчы санында Р.Кангазинаның "Нәрсә ул мәхәббәт?” дигән мәкаләсен укып, үземнең фикеремне язып үтәргә булдым. Башта үзем белән таныштырып китим: мин – Илдар, шәһәрдә яшим, миңа 45 яшь. Мин хискә бирелүчән, нечкә күңелле кеше. Мәхәббәт турында
китаплардан укып түгел, аның нәрсә икәнен үзем кичереп беләм. Нәрсә соң ул чын мәхәббәт? Ул кешегә кайчан килә? Чын мәхәббәтне мавыгудан ничек аерырга? Бу фәлсәфи сорауларны дәвам иттереп була, әлбәттә. Бәхәсләшер өчен бик кызык тема. Ләкин дөрес җавабын табасы гына авыр булачак. Мәсәлән, нәрсә ул мәхәббәт, дигән сорауга гына меңнән артык төрле фикер ишетергә була. Димәк, Мәхәббәт – ул уйдырма. Әмма адәм баласы аның барлыгын инкарь итми, мәхәббәтне тоеп, сөеп-сөелеп яши. Ә чын мәхәббәт кешегә кайчан килә? Мин үз фикеремне генә язам, әгәр минем белән килешмәүчеләр табылса, языгыз, газета аша рәхәтләнеп сезнең белән бәхәсләшергә әзермен. Яшь зурайган саен шундый фикергә килдем: балачакта үлеп яраткан, кичергән татлы яшерен хисләр ул чын мәхәббәт булмый икән. Ул күбрәк тиле яшьлеккә бәйле, ә чын мәхәббәт 40 яшьне узгач килә. Бу вакытта синең дөньяга карашың аек була, хисләрең белән акылың идарә итә, башкарган адымыңа ачык җавап бирәсең. Кызганычка каршы, бу яшьтә күпләр гаиләле булалар һәм аның ахыры алай ук бәхетле бетми. Әмма ул сине ләззәтләндерә, шаштыра, яндыра...
Бу минем фикерем, ә сез ничек
уйлыйсыз?
Илдар.
|