Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Сөю чишмәсе » Сөю чишмәсе

ЯҢА ЕЛНЫ СЕЗ НИЧЕК КАРШЫЛАРГА УЙЛЫЙСЫЗ?

ЯҢА ЕЛНЫ СЕЗ НИЧЕК КАРШЫЛАРГА УЙЛЫЙСЫЗ?


Шундый сорауны "Сөю чишмәсе” укучыларына бирдек. Аларның җавапларын сезгә тәкъдим итәбез. Бәйрәмне тагын да кызыклырак, онытылмаслык итеп үткәрергә планлаштыручылардан хатлар көтәбез.   

 Алмаз, 24 яшь:

- Яңа елны сөеклең белән ничек каршыларга җыенасыз, дип сорыйсыз. 2011 нче ел минем өчен бик уңышлы булды. Бу ел мин гомерлек яр була алырлык кыз белән таныштым. Чын мәхәббәтнең ничек булырга тиешлеген аңладым. Элек хатын-кыз ятак өчен генә кирәк дип уйлаган булсам, хәзер инде  матур затларга карашым бөтенләй үзгәрде. Минем халәтемне чынлап яраткан кеше генә аңлый алыр, ә аңлатып бирергә сүз байлыгым җитми. Сөям, сөеләм – кайф!!! Матур сүзләр сөйләргә өйрәнмәгән, әмма өзелеп сөйгән кешеңә чын күңелдән "Яратам!” дип әйтүе шундый татлы икән. Яңа елны Резедәм белән икәүдән-икәү  генә каршыларга булдык. Урманнан тере чыршы алып кайтып, бергәләшеп бизәрбез: гирлянда, серпантин, бенгаль утлары... Күп итеп мандарин сатып алырмын дип уйлап торам. Мандарин ул бәхетле балачактагы чыршы бәйрәмнәрен искә төшерә. Бәйрәм табынына, һичшиксез, тутырылган каз әзерләячәкмен. Казны көз көне ук авылдашым Хәтимә апага заказ биреп куйган, барып аласы гына бар. Минемчә, безнең өчен классный Яңа ел булачак!!!

Лилия, 23 яшь:

- Яңа ел алдыннан сюрпризлар чыгып кына тора. Менә без Яңа елны сөйгәнем белән төнге урманда учак янында каршыларга булдык. Икебез генә! Романтика! Кем белә, бәлки, Кыш бабай белән Кар кызы безгә кушылырлар. Шуңа шампан эчәргә запаска ике бәллүр фужер да үзебез белән алырбыз. Димәк, миңа Кыш бабай, ә Айратка Кар кызы белән вальс әйләнергә туры киләчәк. Круто! Мин фантазиягә бай кыз, төрле кызыклы хәлләр уйлап табарга яратам. Айрат та минем кебек, шуңа да безгә бергә күңелле. Өзелеп яратам үзен! Аңа сайлаган Яңа ел бүләгемне әйтимме сезгә? Икебезнең фоторәсем төшерелгән ап-ак төстәге футболка. Һәм шундый фоторәсем төшерелгән... Анысын язып тормыйм, калганын үзегез фаразларсыз инде... Кызык, Айрат миңа нәрсә бүләк итәр икән? Яңа ел бәйрәмен түземсезлек белән көтәм, чөнки Аҗдаһа елы  -  минем елым, ул миңа бәхет китерергә тиеш!

 Марсель (яшен язмаска кушты):

- Кар кызы белән Кыш бабайга ышанмыйм, ә чын мәхәббәт барлыгына ышанам. Чөнки үзем яратам, ансыз киләчәгемне күз алдыма да китерә алмыйм. Яңа ел көнне мин аңа тәкъдим ясарга уйлыйм. Кияүгә чыгарга ризалык бирсә, миннән дә бәхетлерәк кеше булмаячак. Мин аны гомер буе кулымда гына йөртергә, өрмәгән җиргә утыртмаска әзер. Бүгенге көндә Алсуым кебек хатын-кызны табасы җиңел түгел. Ул бөтенләй башка, бар яктан уңган булса да, әллә кем булып кыланмый, үзен гади тота. Үзенә үлеп гашыйк булганымны тоймый да калдым. Хәзер минем киләчәгем аның кулында. Өмет соңгы мизгелдә үлә, диләр бит. Шуңа Яңа елны бик дулкынланып, шул ук вакытта куркып ук көтәм.

 Гүзәл, 34 яшь:

- Яңа елны кызым белән каршыларбыз дип уйлыйм. Әтиебез төньяк шәһәрендә вахта юлы белән йөреп эшли. 31 нче декабрь көнне ул эштә булачак. Үткән ел да Яңа елны ул хезмәттәшләре белән куе урман эчендә урнашкан избушкада каршылады: бары тик ирләр белән, мунча кереп, саф һавада салкын сыра эчеп, карда аунап. Бу ел да шулай булачак. Ничек кенә булмасын, Мансурчигымны, йомшак куянымны, бик яратамын, тизрәк өйгә кайтуын түземсезлек белән көтәм.

Җавапларны Р.КАНГАЗИНА язып алды.

Категория: Сөю чишмәсе | Добавил: Zul4itai (08.12.2011)
Просмотров: 1129 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz