Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Сөю чишмәсе » Сөю чишмәсе

ГОРУРЛЫК ЧЫН МӘХӘББӘТКӘ ДУС ТҮГЕЛ

 

Бер-берен өзелеп яраткан ике йөрәк янәшә типкәндә  дөнья әкият булып күренә. Бар җиһан мәхәббәт, өмет, тулы назга төренә... Әмма, һәр нәрсәнең дә чиге булгандай, яратышкан парларыбыз тормышында да шундый мизгел барлыкка килә - арада килешмәү, шелтәләү, көнләшү, аннары әрләшүләр башлана. Ахырда, хәлләр алга таба да шулай барса, бергә яшәү мөмкин булмаячагын аңлап, алар аерылышалар...  Бераз вакыт үтүгә ялгызаклар күңелен авыр бушлык, түзәлмәслек сагыну хисе биләп ала, һәм алар бер-береннән башка яши алмауларын аңлыйлар... Егет уйлана, мәхәббәт утында яна һәм әкренләп шиңә бара. Нишләргә? Барын да йөрәктә тотаргамы? Әллә иркәсе белән аңлашыргамы? Ә, бәлки, дәшмәскәдер?! Ахыр чиктә, акылы "Кирәкми!” дисә дә, йөрәге аңа баш имәскә, алга барырга куша...  Кыз да горур булырга тырыша, тик, ни өчендер, сөеклесен күрү белән җаны тыныч кына елый башлый. Ә вакыт уза... Үч итеп, ансыз да дөньяда типтереп яшәп булуын дәлилләр өчен, ул аңа алмашны таба. Ләкин аны күрүгә кызыбызның җилкәсенә ак канатлар үсеп, күзләренә ялкынлы ут кабынмый, йөрәгенә наз та кереп тулмый. Яңа "мәхәббәте” аңа бөтенләй ят булып чыга - ул аны  яратмый! Әмма нишләргә? Тормыш булгач, яшәргә кирәк шул... Тиздән егетебез иркәсенең хыянәтен ачыклый, эчтән аны көнләшү корты ашый, үч алу максатыннан, үзенә яңа яр эзләргә керешә, кайгысыннан бичара шешә белән дуслаша. Нәтиҗәдә - аларның тормыш сукмаклары мәңгегә аерыла, тик бер-беренә булган чын мәхәббәт хисе генә сүрелмичә, гомер буе бәгыръләрен телгәли. Бу мисалда тагын да кызганычы шул –  алар үзләре белән бергә бөтенләй гаепсез ике кешенең язмышларын челпәрәмә китереп, бәхетсез итәләр. Шуңа күрә, кирәкме соң мондый хәлгә төшәргә? Бер-берсен шашып яраткан ике йөрәк ни өчен бергә була алмый?! Бары тик горурлык аркасындамы? Ул горурлык сине бәхетле итмәгәч, газап чиктергәч, нигә кирәге бар аның?!  Азмы соң дөньяда гомер буе яшәп тә саф ярату хисен кичермәгән җан ияләре! Теләсә кемне яратып та булмый һәм мәхәббәт тә гел генә килеп тормый бит, ичмасам. Чын мәхәббәт хисен  Ходай иң яраткан бәндәсенә бүләк итеп бирә, шуңа аның кадерен белергә кирәк. Әгәр син  үзеңнең икенче яртың белән бу арада үпкәләшеп, икегез ике якка юнәлгән булсагыз, бу мәкаләне укыгач ук, шалтырат аңа яки күрешеп, кабат яратуыңны белдер. Иелгән башны кылыч кисми, дигәндәй, бу адымың сезне тагын да бер-берегезгә якынайтыр, хисләрегезне тирәнәйтер, ышанычыгызны, хөрмәтегезне арттырыр. Чын мәхәббәт яшәгән җирдә ялган горурлыкка урын булырга тиеш түгел. Мәхәббәтегезне саклагыз!

Р.КАНГАЗИНА.

Категория: Сөю чишмәсе | Добавил: Zul4itai (11.09.2011)
Просмотров: 778 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz