***
Әллә төшем, әллә хыял Мин имештер, базарда. Хакым язылып куюлы Күкрәгемә элүле такта. Утка янып карап торам Беткән икән бәхетем. Мине мактап сатып тора Минең хәләл җефетем. Ә?
Ул әле имеш, матур, Бар эшкә дә өлгерә. -Тик менә, бер
гаебе бар: Авыру белән тилмерә.
Шуның өчен сатам менә Хәзер дару бик кыйммәт. Шушы сүзләрне ишетеп Исемә килдем кинәт.
Искә килдем, уйга калдым. Йома алмый күзләрне. Туган байда, хатын сауда, дигән Искә алып сүзләрне.
ФАТЫЙХ НИЗАМОВКА
Карап торсаң сабыр гына, Мөлаем гына адәм. Тик авзында котны алып "Мин сине тишәм, кисәм”.
Киссәң кисәсең, нишләтим мин, Язмышлар димәк шулай. Тишеп-кисеп, тегеп куеп Гомерләр бирдең бугай.
***
Сагышларга салдың мине Кычкырып әй, кәккүгем. Тавышларың ярып үтте Зиратның моңлы күген.
Яфраклар да шыбырдашты Сине яклаган булып. Мин карыймын каберләргә Күземә яшьләр тулып.
ПОЛУЧКА
Бүген бездә олы бәйрәм- Минем получка көне. Өйдә инде билгеле, Тузгандыр мичнең көле.
Хатын инде уйнатадыр Кулында он агачын. Катырак сугып ташлый ул, Онытып китеп чамасын.
Салдырып алгач, өйнең Каерып ачам ишеген. Хатын тора бил таянып Өмет итеп өлешне. Нигә озак, нәрсә эчтең, Кайларда йөрдең тагы? Кем йөретте сине өстерәп Карт шайтанның таягы. Касса янда озак тордым Шуңар мин озакладым. Нишләтсәң дә бер тиен юк, Фил хайван сатып алдым.
Буш кесәләрне тартып чыгардым, Менә филнең колагы. Ышанмасаң борынын да Күрсәтим мәллә тагы.
***
Йөрәк пәрам ертылды Сынды күңел ачкычым. Бер яхшысы каерып киткән Җанның биек баскычын.
Кемдер тырышып яга Күңелгә кара дегет. Таптап китәрләр, билләһи, Утырсаң оеп, җебеп.
Күрмәмешкә салынсаң, Салырлар утка бәйләп. Йокламаганымны белсеннәр, диеп Үземдә алам, чәйнәп.
***
Әнекәем син кайда, Кайда йомшак кулларың. Кайсы илгә алып китте Сине ялгыз юлларың. Ничек кенә калдырдың син Ятим итеп балаңны. Нинди дарулар төзәтте Синең йөрәк яраңны. Ә мин ничек, яшим микән Ятим булып дөньяда. Ятимлегем сизеп торам Башка анам булса да. Ятимкәй бигрәк моңлы диеп Исләтәләр онытсам. Алай диеп әйтерләрме Синең яныңда булсам. Кайт, дип әйтмим сиңа, әнкәм, Сине оныткан атам. Тик мине килеп алып кит Сиңа үтенеп язам.
КӨЗГЕ
Көзгегә карап торам да Мин сине күрәм. Зиһенемдә аяк кебек Саташтым дисәм.
Әллә инде түзә алмаслык Сагындыммы мин? Моңсу гына миңа карап Елмаясың син.
Әллә көзге шаяртамы Алдалап мине. Бит урынына күрсәтәме Миңа күңлемне.
Нишләтер дә, хәлләрем юк Күңлем тулы син. Кайда гына карасам да Сине күрәм мин.
|