***
Кил диеп сине чакырмыйм, Мин бит сиңа тиң түгел. Йөрәк барысын аңласа да, Сагына сине күңел.
Күңел үзенекен сөйли, Йөрәк карыша һаман. Кайсын тыңларга да белмим Ике утта мин янам.
ТАМАШАЧЫЛАРГА
Сабантуйга шигыремне Күтәреп килгән идем. Сезнең белән сөйләшеп Бәхетле булыр идем. Тик менә, сәхнә буена Якында килә алмадым. Сезнең белән сөйләшеп Бәхетле була алмадым. Сугып сындырам дигәндәй Карадылар аякка. Сезгә сөйләр сүзләрем Таралдылар як-якка. Сәхнәгә чыгам диеп Бара алмадым кире. Әллә шигырьләрем ямьсез, Әллә аяклар кәкре. Исән булсак икенче ел Җырлыйм диеп килермен. Аягымны күрсәтмәскә Озын күлмәк киярмен.
***
Икебезгә ике ястык, Кем ясаган ястыклар? Кайгы гына уртак булды, Аерылды шатлыклар.
Искән җилгә яулык бирдем, Бәйлә диеп талларга. Минем җырым васиять булсын Яратышкан парларга.
Безнең урам тар булганга Атлар әйләнеп узган. Аерылмабыз дигән идек, Аера икән дошман.
Икебездә, икебездә Икебездә дә йөзек. Йөрәгемне дә ишетмим, Әллә алдылар өзеп.
***
Үзең сызган туры юлдан Адаштырма мине Аллам. Сиңа ышанып җиргә килгән Мин синең сабый балаң. Үзең биргән моңнарыңнан Аерма мине Аллам. Җырлар аша күккә ашкан Мин җырлаучы бер балаң. Гомер биргәч бәхет тә бир, Тәүфыйк та бир, әй, Аллам. Ялгышлардан аралар диеп, Мин тик сиңа ышанам.
ЯЛГАН
Озын аяклы ялган Ул миннән алда барган. Мин килепләр җиткәнче Киртәләр корып арган. Ялган ясаган киртәдән Китә яздым егылып. Нигә генә килдем диеп, Киттем үзем үкенеп.
Озын аяклы ялган Мин синнән инде арган. Бер уңае туры килер, Төртеп егармын ярдан.
Әй китәрсең тәгәрәп лә, Күренмәссең күземә. Каты итеп сугылырсың Ялганчының үзенә.
***
Тегә белсәм башыңа мин Кәләпүш тегәр идем. Энҗе-мәрҗәннәрдән алып Чәчәкләр тезәр идем. Ай белән кояшка да Урын табылыр иде. "Вәт кәләпүш!” икән диеп Күзләр кабыныр иде. Кәләпүшем кыек булды, Кечкенә генә айчыгы. Кәләпүш дип тегеп куйдым Зур тәмәке янчыгы.
***
Ник шакыйсың тәрәзәмне Гүя безгә егерме. Чәчләребез ап-ак булган Оныклар бар түгелме?
Йоклый алмыйм, менә диеп Акланасың урынсыз. Мин дә ятам күз шакайтып Йөрәккәем тынгысыз.
Юк, дисәм дә искә төшә Яшьлектәге кайнар хис. Айның бигрәк тулган чагы Исердекме шуңа без.
Тәрәзә чирткән булып, Йөрәгемә шакыйсың. Яшьлек хисләр үткән-киткән, Аны үзең дә аңлыйсың.
Күрше итте безне язмыш, Тик күрше булып яшик. "Йокысызлыктан” даруым бар Бергә утырып ашыйк.
Әлминур Патршинаның да безнең арада юк булуына
менә 4 ел тулды. Яшәгән кешегә күз ачып йомганчы бер мизгел. Ә аның өчен
мәңгелекнең беренче еллары. Яныбыздан киткәннәрне исләп, сөйләп тору безнең
бурыч.
Әйтәем сезгә,әй, әйтәем, Әлминур лай гына бәетен. Гомер озын булырмы дигән идем, Акланмады гынай өметем. Яшьлекләрләй үтте, яз булмады, Күз яшьләргә күлләр тулмады. Бәхеткәй генә кошын чакырсам да, Иңнәремә кошкай килеп кунмады. Кызкай гынам калдың ялгыз каздай, Сөелеп бетмәгән бер наздай. Кызым-кызым диеп өзелүче Яннарыңда инәң булмас лай. Улларым гына килдегез, Күтәреп кенә мине алдыгыз. Җырламаган җырлар бетмәде шул, Кара җирләргә генәй салдыгыз. Алма дидегез, алма булмасам да, Алмалардай кызарып тормасам да. Туганнарым сезгә мәңге риза, Яннарыгызга сыеп тормасам да. Яратып ашаган хөрмә-җимеш Безнең яклардан үсмәс. Кеше йөрәге таштан каты Нинди кайгыларгай гынай түзмәс. Сез яшәгәч күрерсез ләй, Мин йөрегән юлдан йөрерсез. Моңаеп сайраган кош ишетеп, Әлминуркай ерлай диярсез.
|