Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Балалар сәхифәсе » Мәкаләләр

ӘЛФИЯСЕ, ЛӘЙЛӘСЕ...

Балалар, рәсемдәге бу ике сөйкемле кызлар белән танышасыгыз килсә, хат язып, яки салкыннар җитеп, кышкы юллар төшкәч кенә теләгегезгә ирешә алачаксыз. Мөгаен, җәен самолетта очып барып күрешеп кайтырга була, ләкин барып җиткәнче, күпме нервыларыгызны бетерергә туры киләчәк. Телефон аша, дисезме? Юк, шул, булмый, чөнки телефонны аларга әти-әниләре 4 нче сыйныфны тәмамлагач кына бүләк итәбез, дип кырт кискәннәр. Гаять, ул телефонны хәзер алудан файда да юк, барыбер, авылда элемтә тотмый, дөресе, махсус антена куеп кына сөйләшеп була. Тик кесәгә тыгып, сыйныфташларга күрсәтеп мактанып йөрер өчен дисәгез генә инде. Ә-й-й, бүген мактанырсың, ә икенче көнгә ук аның яңа моделе барлыкка килеп чыгачак. Шуңа Әлфия белән Ләйлә кәефләрен кырмыйча гына, "4” һәм "5” билгеләренә генә укуларын дәвам итәләр. Кайсы мәктәптә, дисезме? Әлбәттә, Вагай районы, Агытбаш башлангыч урта мәктәбенең 4 нче сыйныфында, укытучылары Мөхлисә Боһар кызы Бәшировада белем алалар. Алар икесе дә рәсем ясау белән мавыгалар, матур җырлыйлар, оста шигырь сөйлиләр, зурайгач укытучы булу турында хыялланалар. Әлфия Садыйкованың телефон алудан башка ноутбуклы да буласы килә икән. Гаиләдә 10 бала булгач, абый-апалары ярдәменә ышана, күрәсең. Ә менә Ләйлә Асадуллина шигырьләр яза. Әйтергә онытканмын, 5 нче сыйныфка укырга алар Усак урта мәктәбенә барачаклар. Өйдәге хәлләрне белеп торыр өчен кәрәзле телефон, һичшиксез, кирәк булачак аларга.

Р.КАНГАЗИНА.

Категория: Мәкаләләр | Добавил: Zul4itai (03.02.2012)
Просмотров: 597 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz