ЌИМЕШЛЕ ГЉБЂДИЯ
Бер таба
гљбђдиягђ: 800 г камыр, 350-400 г корт, 1-1,2 кг бњрттергђн дљге, 200-300 г
йљзем, яисђ башка ќимешлђр, 10 г
йомырка, 350-400 г атланмай яисђ сары май, таба майлау љчен 50 г май.
Ђзерлђгђн камырны майлы табага салалар. Гљбђдиянећ тљбе ќебеп
йомшармасын љчен камыр љстенђ башта – бњрттергђн дљге, аннары калын итеп ђзер
корт, аннан соћ тагын дљге салалар. Дљге љстенђ 6-8 мм калынлыгында каты итеп
пешереп, вак кына тураган йомырка, тагын дљге, љскђ парланган йљзем, књрђгђ,
тљше алынган кара ќимеш яисђ љрек салалар. Эченђ бик књп итеп май сибђлђр дђ,
љстенђ юка гына ќђйгђн камыр ябып, табадагы камыр белђн чит-читлђрен чеметеп
ябыштыралар. Мичкђ куяр алдыннан љстен майлап, валчык сибђлђр. Ђгђр мич артык
кызу булса, гљбђдиянећ љсте кызаргач, суга чылатып кђгазь ябалар. Гљбђдия 50
минут пешђ.
(«Юлдаш»)
КОЙМАК
Мин коймак камырын сөткә куям: ярты литр сөт, 2 йомырка,
шикәр-тоз, бераз чүпрә, югары сортлы он салам. Зур коймак ясар өчен камыр
сыек булырга тиеш. Пешерер алдыннан аны җылы урынга куеп, күпергәнен көтәсең.
Хуҗабикәләр еш кына коймакны эчлек салып төрәләр. Мин исә эчлекне
- төрмим, ә камырына салам. Әйтик, вак итеп шакмаклап туралган казылыкны
(п/копченая колбаса) майлы табада кыздырып аласың, шулай ук вак туралган башлы
суганны да кыздырасың. Инде күпергән, әзер коймак камырына әлеге суынган
эчлекне кушып болгатасың һәм, гадәттәгечә итеп, табада каплап пешерәсең.
Лилия Гаделшина (intertat.ru).
"Новый русский” салаты
Һәр катламны майонезлап тезәргә: кыздырылган бәрәңге фри, уылган
сыр, алтынсу төс кергәнче кыздырылган башлы суган, вак кисәкләргә турап
кыздырылган гөмбә, туралган йомырка. Салатның өстен кызыл уылдык (икра) белән
бизәргә. Аны гранат төшләре дә алыштыра ала.