Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Юбилей » Юбилей

ТАБИБЛАР УКЫТУЧЫСЫ

Аның турында газета битләрендә күп язылды. Бүген соңгы елларда ирешкән уңышларына гына тукталып китәргә булдым.

Фатыйх Хаял улы соңгы мәкаләмдә вәгъдә иткәнчә (№23, 08.06.2007), бастырырга әзерли торган ике китабын шул вакыт ук укучылар кулына тапшырган. "Ошибка в амбулаторной хирургии” һәм "Поликлиническая хирургия” әсбапларын яратып кабул иткәннәр. Хәзер инде "Хирургия врача широкого профиля – семейного врача” исемле калын китабы нәшриятка тапшырылган. "Бу китабым гаилә врачлары әзерләүдә әдәбиятка кытлыкны тутырырга ярдәм итәчәк”, - ди ул. Ул арада соңгы 5 елда гына 42 хезмәт язарга (барлыгы 210), Төмән шәһәренең штаттан тыш баш хирургы вазифасын башкарырга, студентларга белем бирергә дә өлгерә госпиталь хирургиясе кафедрасы профессоры, поликлиника хирургиясе курсы җитәкчесе. Әле Низамов фамилиясе өлкә врачларының аттестацион комиссиясе әгъзалары исемлегендә дә бар. Кандидатлыкка, докторлыкка диссертацияләр яклау советында да уңышлы катнаша. Шул еллар эчендә 8 кандидатлык, 3 докторлык эше белән җитәкчелек иткән. Үзе бөтенроссия фән һәм техника өлкәсендәге экспертиза институты эксперты.

- Әлегә бер кая да авырулар кабул итмим, ял итәм, - ди, тиздән докторлык диссертацияләрен яклыйсы өч галим белән эш алып баруны, имтиханнарда студентларның белемен бәяләүне үзенчә ялга исәпли Фатыйх Хаял улы. – Сентябрьдә 5 нче поликлиника бинасында күптән көтелгән шәһәр амбулатор хирургия үзәген ачарга әзерләнәбез. Анда хирурглар, колопроктолог, гинеколог, уролог, лор-врач авыруларны кабул итәчәкләр.

Шәһәр поликлиникаларында операцияләр ясау күп чыгымнар таләп итә, бер яраны бәйләү генә 351 сумга чыга, ә операциядән соң кимендә биш тапкыр бәйләргә кирәк. Бу чыгымнарны мәҗбүри медицинаны страховкалау фонды тулысынча түләми. Мин ел саен хирургия өлкәсендә отчет ясыйм: үткән ел түләүсез операцияләр 2010 елга караганда ике мәртәбә диярлек кимрәк ясалган. Димәк, түләүсез хирургия буенча ярдәм шактый аз кешегә күрсәтелгән.

Ә яңа үзәктә без фонд белән килешү төзергә һәм тиешле сумманы тулысынча кайтарырга тырышачакбыз.

Төмәндә бер генә шәһәр больницасы да юк – барысы да өлкәнекеләр. Районнардан килүчеләр өчен акча күбрәк бүленеп бирелә һәм шәһәр кешесе арткы планга күчерелә. Бу проблема да әһәмиятле.

Фатыйх Хаял улы кебек зыялы, белемле кешеләр пенсия яшенә җитүләре турында уйламыйлар. Алар ул яшьтә тупланган акылларын файдалы эшкә юнәлтергә омтылалар. Хөрмәтле хирургыбыз да әле актив хезмәт эшчәнлеге алып бара: илнең төрле төбәкләрендә узган фәнни конференцияләрдә чыгышлар ясый, бай тәҗрибәсеннән чыгып язылган файдалы фәнни хезмәтләре, китаплары белгечләр өчен чиксез зур әһәмияткә ия. Ә инде ул әзерләгән врачлар, галимнәр үз һөнәрләренә тугры калып, сәламәтлек саклауда күркәм нәтиҗәләргә ирешеп эшлиләр.

Юбилеегыз белән Сезне, ихтирамга ия табиблар укытучысы, җаныгыздагы йолдызлар балкышын сњндермичђ, књћелегездђге яшђњнећ алкышын киметмичђ, сђламђтлек дђрьясында коенып яшђвегезне, гыйлем үрләрендә тагын да өскәрәк күтәрелүегезне телибез.

Г.ВӘЛИЕВА.

 

Категория: Юбилей | Добавил: Zul4itai (31.05.2012)
Просмотров: 627 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz