Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яшьлек » Яшьлек

РАДА – БЕЗНЕҢ ГОРУРЛЫК

Әле сәнгать белән бергә татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда да призлы урыннар яуламый калмый иде тырыш кыз. 9 класстан соң ул татарның мәркәзе – Казан каласына китте. Сентябрь аенда Татарча солянка проекты тәкъдим иткән концертта без Раданы халыкка исемнәре билгеле җырчылар белән бер сәхнәдә күрдек, аның матур җырын тыңлап, якташыбыз өчен горурландык. Концерттан соң, Радага берничә сорау бирми түзә алмадым:

- Җырчы булу теләге кайчан туа икән ул кешедә? Синдә ул теләк тууга нәрсә сәбәпче булды?

- Беренче класста җырлый башлагач, бераздан татар эстрадасы, татар җырчылары белән кызыксына башладым, видеокассеталарда аларны софит утлары астында, матур күлмәкләр кигән, энже-мәрҗәннәр таккан килеш күрдем дә, сәхнәгә гашыйк булдым һәм шул ук чакта тормышымны сәхнә белән бәйләргә үземә максат куйдым.

- Бу һөнәргә алдан әзерләндеңме?

- Әзерләндем дип тә була, мәктәптә укыган чакта җыр түгәрәгенә йөрдем. Мине беренче тапкыр тылсымлы музыка дөньясы белән таныштырган остазым Гаяз Габдуллинга мин бик рәхмәтлемен, ул мине җыр конкурсларына да йөртә башлады - "Таң йолдызы”, "Весенняя капель”, "Йолдызлык”... Аннары Казанда музыка көллиятен кызыл диплом белән тәмамладым, хәзерге вакытта Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният университетының Салават Фәтхетдинов кафедрасында икенче курста белем алам.

- Төмәннән ерактагы Казанга китеп уку кыен булмадымы?

- Беренче вакытларда бик кыен булды.   Әмма уку түгел - анысы бик кызыклы иде, үзем сайладым ич бу һөнәрне, ә менә әнидән, туганнардан ерак булуым бик читен булды, миңа бит ул вакытта 15 кенә яшь иде. Ә хәзер җиңелрәк, ияләндем бугай, якын дуслар да барлыкка килде, ләкин әниемне гел сагынам.

- Уку елларың кайсы ягы белән истә калыр дип уйлыйсың?

- Минемчә, исемдә калганнары шул булыр: беренче тапкыр Казан белән танышу, беренче концертлар, яраткан укытучыларым, Салават Фәтхетдинов белән танышуым, аның студиясендә эшләвем һәм, әлбәттә инде, тулай торакта яшәгәндә кызлар белән шаяруларыбыз, төрле кызыклы вакыйгалар...

--  Халык күңеленә үтеп керерлек җырчы булыр өчен (бу һәр җырчының теләгедер дип уйлыйм) нәрсә эшләргә кирәк?

- Профессионализмнан башка, кешенең ниндидер "сөйкемле сөяге”, мөлаемлылыгы булырга тиештер дип уйлыйм. Халык белән аралашу, аларны якын итү, җырыңны чын күңелдән башкару, йөрәгең аша үткәрү, "йолдыз чире” белән чирләмәү - халык күңеленә иң туры юл сала.

- Синең хыялларың тормышка аша башладымы?

- Әйе, хыялларым чынга аша башлады дисәм дә була: Казанда укыйсым килгән иде - укып йөрим, зур сәхнәләрдә софитлар астында матур күлмәкләр киеп, энҗе-мәрҗәннәр тагып чыгышлар ясыйм, машина йөртергә таныклыкка (права) бик кызыккан идем - анысы да булды, "Барс-медиа” продюссерлык үзәге белән 7 еллык контракт та төзедем, икенче диплом алып йөрим - болар минем шикелле авыл баласы өчен бик күп нәрсәләр. Мактана дип уйламагыз, бу шатлыгымны бүлешү генә. Безнең Төмәндә дә тырыш балалар бик күп, тырышсаң хыяллар чынга ашалар дип ышанам мин!

- Төмәндә үткән солянкада тамашачы яратып калды үзеңне, тагын кайларда чыгыш ясаганың бар?

- Әлегә Казанда һәм Татарстан районнарында гына чыгыш ясыйм, бераздан чит шәһәрләргә дә йөри башларбыз инде, Алла боерса!

- Үзеңнең ерак себер якларыннан килеп, танылган артистлар белән концертларда катнашуыңа горурланасыңмы?

- Бик горурланам, чөнки мин бу турыда күп хыялланган идем инде, тырышлыгым бушка китмәде.

- Бездәге җирле композиторлар әсәрләрен башкарганың юкмы?

- Үткән ел Казанда үткән "Язгы моңнар” студентлар фестивалендә катнашырга теләгем зур иде. Тик халык җыры белән бергә өч автор җырларын да белү таләп ителде. Мин шунда ук якташларымны исемә төшердем. Төмәнгә килеп, алар белән очрашкач, Гаяз Габдуллин, Җәмилә Рәхимова иҗат җимешләрен бүләк итеп бирделәр. Җ.Рәхимованың "Яна йөрәк” җыры белән бәйгедә беренче урын алдым. Шул ук әсәр белән быел Төмәндә "Новое поколение” фестивалендә җиңүгә ирештем. Әле Җәмилә апа тагын 3 җырын бүләк итте. Аңа зур рәхмәтемне белдерәм.

- Киләчәк хыялларың, максатларыңның кайберләрен булса да якташларыңа сер итеп кенә әйтеп китмәссеңме?

- Якын киләчәктә максатларым шул: университетны кызыл диплом белән тәмамларга һәм репертуар җыеп диск чыгарырга, тамашачы йөрәгенә якын булырга. Хыялларым бик күп, ләкин анысы әлегә сер генә булып калсын, ә аннары Ходай белә.

- Казанда яшь, чибәр кызга күз салучылар да аз түгелдер, йөрәгеңә сукмак салучы булдымы соң әле?

- Әйе, яраткан кешем бар, ул минем иң якын дустым да, сердәшчем дә, таянычым да - минем өчен бик кадерле кеше. Аллага бик зур рәхмәт шундый кешеләр белән очраштырганы өчен!

- Сиңа, Рада, матур әңгәмә алып баруың өчен рәхмәт.

Ә Татар радиосы тыңлаучылары Рада исемле мөлаем, зирәк һәм акыллы, аһәңле җырлар башкаручы җырчы белән таныш инде. Аның күпләр күңеленә хуш килгән "Гөлләрем сине көтә” җыры хит-парадта еш ишетелә. Ә бу атнада ул бишенче урынны били.

Якташларын, халкыбызны мул иҗат җимешләре белән сөендерер әле, Радабыз, уңышлар гел янында гына йөрсен!

Г.ВӘЛИЕВА.

 

Категория: Яшьлек | Добавил: Zul4itai (25.10.2012)
Просмотров: 746 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz