Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яшьлек » Яшьлек

КҮҢЕЛЕ АЧЫКНЫҢ ЮЛЫ АЧЫК

Төмән шәһәреннән Кырынкүл авылына хәтле йөри торган 6 нчы маршрут таксиенда юл буе "Татар радиосы”н тыңлап баручылар һич тә шоферына игътибар итмичә калмыйлардыр. Чынлап та, бүгенге көндә шәһәр җирендә яшь егетнең, беркемгә дә комачауламый, яраклашырга да теләмичә, күңеленә якын булган татар телендәге тапшыру-җырлар тыңлавы үзе бер әкәмәт бит ул. "Яшьлек” сәхифәсен ул нәкъ менә милләт җанлы булуы белән  кызыксындырды да. Безнең яңа танышыбыз - Төмән шәһәрендә туып-үскән, җәйге каникулларын авылда, әби-бабасы янында үткәргән һәм дә футбол җене кагылган егет - Ризван Фәрит улы Хәкимов булып чыкты. Аның белән аралашканнан соң, күзгә бәреп торган сыйфатларыннан - кешегә хөрмәт белән карау, югары культуралылык һәм тормышны ничек бар, шулай кабул итә белүен билгеләп үтәр идем. Ә, минемчә, соңгы сыйфат яшьләр өчен бик тә мөһим әйбер, чөнки яшәеш гел үзгәреп тора, нинди генә көтелмәгән хәлләр килгән очракта да, югалып калмыйча чыгу юлын акыл һәм кул көче белән ул үзе таба алачак. Ризванның максаты да - җирдә яхшы күңелле, ярдәмчел, бәхетле булу һәм кешеләрне бәхетле итү икән. Ә бу теләген ул көн дә диярлек үти - пассажирларының иминлеге сагында уяу булып, графикны саклап йөртүе, аларга игътибарлы булуы аларны бәхетле итми дисезме әллә?!

Ризванга хәзер 24 яшь, шушы гомер дәверендә ул Төмән нефть һәм газ университетын тәмамлап, төньяк шәһәрендәге бер заводта инженер булып эшләп өлгергән. Ләкин читтә йөрүнең ямен тапмагач, әти-әнисе янына кайта һәм бар күңелен биреп эшкә чума. Ризван белән аралашканда, бер дәрес тә татар телен укымаган егетнең саф әдәби телдә сөйләшүенә, кайбер "китап” сүзләрен урынлы куллана белүенә хәйран каласың. Моны ул: "Авылда да без, шәһәр малайлары, рус телендә аралаша идек. Татар телен тирәнтен өйрәнү теләге университетның 4 нче курсында укыганда инглиз телен үзләштерү максаты белән махсус мәктәпкә йөри башлагач туды”, - дип аңлатты. Аннары сүзен дәвам итеп: "Ни өчен мин чит телләрне белеп тә, үз телемдә сөйләшә белмәскә тиеш?” - дип, хәтта кыенсына ук башладым. Аннары инглиз теле белән беррәттән туган телемне үзлектән өйрәнергә керештем. Башта чынлап авыр булды, "Яңарыш” газетасындагы мәкаләнең бер җөмләсен укыйм да, аңламаган сүзне сүзлектән табып язып куям. Шул ук юл белән язарга да өйрәндем. Сүз байлыгымны үстерер өчен "Татар радиосы”н тыңладым, ТНВ каналын карадым. Туган телебездә укыган беренче матур әдәбиятым Джек Лондонның "Мартин Иден” әсәре булды. Хәзер мәкаләләрне интернеттан алып та укыйм. Мин шуны аңладым - башка телләргә караганда безгә татар телен өйрәнәсе күпкә җиңелрәк икән һәм татар телендә чиста сөйләшүче кешенең инглиз телендә акценты бөтенләй сизелми дип әйтергә була. Димәк, үзебезнең телебезне белү бу яктан да бик отышлы”, – дип сөйләде. Ризванның буш вакыты тыгыз булуга карамастан, ул әти-әнисенә ярдәм итеп, энесе Зөлфәт белән дә аралашып өлгерә, Татарстаннан килгән җырчылар концертларына йөри, күптән түгел "Мин татарча сөйләшәм” яшьләр акциясендә дә катнашты. Яшерен хыялы - Германия, Франция илләрендә булып, яшәү рәвешләре белән танышу, әмма аны Дания башкаласы Копенгаген шәһәр архитектурасы бик кызыксындыра.

Ә инде яшь туташлар өчен генә әйтергә теләгәнем - егетнең йөрәк түрендәге изге урын хуҗабикәсенә таләбе зур да түгел - аның бары яхшы күңелле булуы гына зарур икән. Үзен миһербанлы итеп тойган гүзәлкәйләр Ризван белән якыннан танышырга теләсәләр, шәһәрнең 6 нчы маршрут автобусы тукталышына барып торсалар, бер дә ялгышмаслар дип уйлыйм...

Рәүфә КАНГАЗИНА.

 

Категория: Яшьлек | Добавил: Zul4itai (02.06.2013)
Просмотров: 647 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz