Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яшьлек » Яшьлек

ЭШЛЕКЛЕ ЕГЕТ

Аннары ул әле Әхтәм Назыров җитәкчелегендә оештырылган "Нур” яшьләр җыр ансамблендә дә җырлый, төрле чараларда алып баручы вазифасын башкара. Шулай ук ул "Яшь буын”, "Төмән татар яшьләре бердәмлеге” өлкә татар яшьләре оешмалары оештырган чараларда да актив катнаша. Минем төп максатым - егетебезнең уңышларын барлау гына түгел, ә сезне, хөрмәтле укучыларыбыз, аның шәхси сыйфатлары, шөгыле, хыяллары белән дә таныштыру. Фәнил үзенең җыйнаклыгы, кешегә ихтирамлы булуы белән аерылып тора. Һәм аның тагын үзенчәлекле ягы бар – кая гына килеп кермәсен, ул үзен судагы балык кебек хис итеп, гел игътибар үзәгендә була. Кыскасы – яшьләр белән яшьләрчә, зурларны олылап, җитәкчеләр белән эшлекле рәвештә аралаша ул. Фәнил Төмән районы, Талмы авылында Әлфия Камалетдин кызы белән Фәһим Тиленбай улы Сәйфуллиннар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Кече чакта шук малай булып үсә, хәтта 5 нче сыйныфка хәтле укырга теләге дә булмый. Улының киләчәге өчен борчылган әнисе, сәбәп табылып, катгый рәвештә сөйләшкәннән соң, Фәнилнең укуга, тормышка карашы үзгәрә, шул көннән тәртибе дә рәтләнә. Шыкча урта мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамлагач, Төмән нефть һәм газ университетына менеджер һәм бизнес бүлегенә түләүсез укырга керә. Уку йортын Кызыл диплом белән тәмамлаган егетне университетта студентлар укытырга, маркетинг һәм муниципаль идарә кафедрасына аспирантурага укырга керергә чакыралар. Имтиханнар тапшырылгач, фәнни җитәкчесе Н.Г.Хәйруллина аңа "Этникара никахларның Төмән өлкәсе мәдәниятенә тәэсир итүе” дигән тема буенча фәнни хезмәт язарга тәкъдим итә. Аспирант, вакыт уздырмыйча, материал тупларга керешә. Шул ук вакытта үз һөнәре буенча банкка эшкә дә урнаша. Сөйләм теле татар халык әйтем-мәкальләренә бай булган егетебез тормышта бары үзеңә генә ышанырга, ризыкны эшләп табарга, әйткән сүзеңә үзең хуҗа булырга кирәклеген яхшы аңлый. Шуңа ул тормышка бик реаль карый, куйган югары максатларына ирешәсенә икеләнми: "Бары тик ялкауланмаска гына кирәк”, - дип әйтә. Бар яктан да үрнәк булган, хөрмәт иткән кешесе – 83 яшендә герләр күтәреп сәламәт тормыш алып баручы Тиленбай бабасы. Фәнилнең тормышта иң зур теләге – нык гаилә корып, балалар үстерү, өй төзү, агач утырту. Дөрес, туган авылында зур, матур йорт төзи башлаган ул. Гореф-гадәтләребезне яхшы белгән, ата-анасына итагатьле, оста, уңган хуҗабикә була алырлык кәләшне - Гүзәл Фәрит кызын тапкан. Ә калганын өйләнгәч, өй төзелеп беткәч дөньяга ашырырга җыена.

Р.КАНГАЗИНА.

Категория: Яшьлек | Добавил: Zul4itai (22.12.2012)
Просмотров: 629 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz