Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яңарышның 20 еллык юбилеена » Яңарышның 20 еллык юбилеена

Очрашулар дәвам итә

"Яңарыш” газетасы хезмәткәрләре, "Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе әгъзалары газетаның сентябрь аенда булачак 20 еллык юбилеена ел башыннан ук әзерләнә башлады. Иң элек без, укучыларыбызга билгеле булганча, сазъякларга юл алдык, аларны үзебез, эшебез, яшьләребез белән таныштырганнан соң, өлкә мәдәният көннәре кысасында Тубыл, Вагай, Яркәү, Түбән Тәүде, Исәт районнары авылларында үткән бәйге-концертлар вакытында актив хәбәрчеләребезгә Рәхмәт хатлары белән тыйнак кына истәлек бүләкләрен тапшырып киттек.


Чираттагы очрашулар Казанда булды. Россия төбәкләреннән чакырылган татар дөньясының лаеклы хатын-кызлары "Казан” милли-мәдәни үзәгенең күргәзмәләр залында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белән очраштылар, ул аларга бүгенге көн бурычлары, Татарстанның чит төбәкләрдәге милләттәшләргә мөнәсәбәте турында сөйләде.

Аннан соң, "Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе әгъзасы Хәнисә ханым Алишина белән күренекле якташыбыз, шагыйрь Шәүкәт Гаделша фатирында күчмә утырыш үткәрдек. Мин уңышларыбыз, бу елга планнар белән таныштырып үттем, юбилейга әзерлек барышын сөйләдем һәм редакция исеменнән Рәхмәт хатын, истәлекле сувенир бүләк иттем. Хәнисә апа өлкә яңалыклары турында мәгълүмат бирде.

Шәүкәт абый быелгы авыр елда да финанс һәм мораль яктан булышуын туктатмый, гел ярдәм кулын сузарга тора. Баласы Ясир белән вокзалда каршы алып, тыныч, җылы гаилә атмосферасында сөйләшеп утырырга да бик теләп риза булды. Алар хатыны Наилә ханым белән тормышка куанып, балаларының уңышларына сокланып матур итеп яшиләр. Кызлары Мәдинә биология фәннәре кандидатлыгына диссертациясен яхшы билгегә яклаган, ә Ясир әтисе сукмагыннан киткән – тиздән югары уку йортын тәмамлап, белемле энергетик булачак. Без аларга барысы өчен дә бик рәхмәтле.

Очрашулар дәвам итә, киләсе тукталыш Муллашта булды.

А.СӘГЫЙТОВА.

Категория: Яңарышның 20 еллык юбилеена | Добавил: Zul4itai (28.03.2010)
Просмотров: 871 | Рейтинг: 3.7/3
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz