"ЯҢАРЫШ,” СИН, ЙӨЗ ЯШӘ!
Алга өмет бирә мөселманга,
"Яңарыш” – ул тормыш агышы;
Уртаклаша бәхетне, шатлыкны,
Бүлешә белә кайгы-сагышны.
Азат Гыйззәт улы хезмәтләре
Татар тарихында сызылган.
Зур мәгънәле мирас-истәлекләр
Йөрәкләрдә уеп язылган.
Тырыш, уңган "Яңарыш” кызлары
Яңалык, дөреслек куалар.
Агартуда, яңартуда бүген
Рекордларның зурын куялар.
Киләчәк буынга бергәләшеп,
Гореф-гадәтләрне өйрәтик.
"Яңарыш” – кыйблабыз, син йөз яшә!
Юлларың гел гөлдән үрелсен.
Г.АБАЙДУЛЛИНА.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.