Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Иман » Иман

Корбан бәйрәме

Башларына түбәтәй кигән, нәфис яулыклар бәйләгән кыз-егетләр бай табын алдына утырышкач, мәчет имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов олуг бәйрәм белән котлап, Коръән укыды һәм сүзне Мәскәү кунаклары – Данил Шәрәфетдинов белән Әнвәр Утамбаевка бирделәр. Алар оешманың 2005 нче елдан башлап ел саен Корбан бәйрәмен зурлап, илебезнең төрле шәһәрләренә барып корбанлык чалып, аш уздырулары, быел бу миссия белән Төмән өлкәсенә килүләре турында сөйләделәр. "Яшь буын” оешмасы җитәкчесе Фәрит Корманов яшьләр белән тыгыз һәм җылы мөнәсәббәттә эшләүче, соңгы 4 елда яшьләр өчен махсус Корбан бәйрәмен оештырырга ярдәм иткән Раил хәзрәткә һәм дә изге йөкләмә белән килгән кунакларга рәхмәтен белдерде. Ашка дога укылып, ашап алгач, Раил хәзрәт тыңлаучыларга вәгазь сөйләде, аннары намаз укыганнан соң, барысы җыелышып шәһәр милләтләр мәдәнияте йортына концерт карарга юл алдылар. Анда халыкны тәбрикләү сүзләре белән татар мәдәнияте бүлеге җитәкчесе Зөһрә Кожевникова каршы алды һәм сүзне шәһәр хакимияте башлыгы И.Г.Горшковка тапшырды. Ул мөселманнарның шатлыкларын уртаклашып, бәйрәм белән котлады, киләчәктә дә ислам кануннарына таянып үзара дус-тату яшәргә чакырды. Ф.Корманов татар мәдәниятен, телебезне саклау, үстерү юнәлешендә башкарган фидакарь хезмәтләре өчен З.Кожевниковага ТР мәдәният министрлыгы исеменнән Мактау грамотасы, ә Зәйтүнә Фәйзуллина, Саҗидә Вахитова һәм Рәсимә Бакиева бөтендөнья татар Конгрессы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Аннары халыкка "Сандугач” (җитәкчесе З.Кожевникова) халык җыр һәм Сәел авылы кызлары ансамбльләре матур җырлар, "Гүзәл” (Н.Аксанова) бию ансамбле төрле биюләр тәкъдим иттеләр. Кичә "Кардәшлек” оешмасының башкарган эшләрен күрсәтү, танышу белән йомгакланды. 

Р.КАНГАЗИНА.

Категория: Иман | Добавил: Zul4itai (02.11.2012)
Просмотров: 718 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz