Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Иман » Иман

ЯМБАЙДА КОРБАН БӘЙРӘМЕ ГӨРЛӘП ҮТТЕ

Төмән районының Корбан бәйрәме быел Ямбай авылында үтте. Аны бик зурлап, киң колач җәеп уздырдылар. Дини бәйрәмебезне оештыручы район татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Х.К.Биктимиров әйтүенчә, монда 1,5 меңләп кунак җыелды. Ямбай мәдәният йортының концертлар залы халык белән шыгрым тулды. Ямбай мәчете имамы Х.Х.Әмирханов Коръән сүрәләрен укып бәйрәмне ачканнан соң, башка дин әһелләре, район һәм өлкә түрәләре сәхнәгә күтәрелделәр. Алар: Төмән өлкәсе губернаторы урынбасары Э.Вәлеев, милләтләр эшләре комитетының баш белгече Р.Галимов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Р.Зиганшин, өлкә татар Конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе В.Ташкалова, өлкә мөселман дини идарәсе рәисе, мөфти Г.Бикмуллин, Россиянең үзәк мөселман дини идарәсе тулы хокуклы вәкиле И.Зиганшин, Төмәннең Мельникайте урамында урнашкан гыйбадәт йортының имам хатыйбы Д.Сәгыйтов, Төмән район Думасы рәисе А.Крупин, район башлыгы урынбасары В.Черепанов, Ямбай администрациясе башлыгы Д.Б.Бурундукова һәм башкалар чыгыш ясап, Корбан бәйрәме белән кайнар тәбрикләделәр.


Тантаналы бүлектән соң концерт башланды. Районда урнашкан авыллардан өчәр чыгыштан да ким булмаган концерт әзерләп килгәннәр. Әлбәттә, концерт бәйрәмне тагын да ямьләндерде. Халыкның бер өлеше концерт карап калса, икенчесе мәдәният йорты белән янәшә урнашкан спорт комплексында әзерләнгән табыннар янына, ягъни Корбан ашына юнәлде. Зур залда сый-нигъмәтләр белән тулып торган табыннар иркен булды. Корбан ашын уздыруга финанс яктан һәм оештыруда зур ярдәм күрсәтүче район башлыгы В.Н.Гультяевка, Ямбай хакимиятенә, "Ембаевский” хуҗалыгына, Ямбай һәм Турай халкына, ветераннар советына, мәдәният йортына, мәктәпкә һәм музей хезмәткәрләренә Х.К.Биктимиров зур рәхмәтен белдерде. Бу оешмаларның җитәкчеләре Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Х.К.Биктимиров әйтүенчә, ел саен район күләмендә уздырылучы Корбан бәйрәменә килүче халык саны арта бара. Авыллардан килүче кунакларга үз хакимиятләреннән транспорт бирелгән. Димәк, ветераннар җыйнаулашып килделәр һәм бәйрәмнең зурлап үткәрелүенә, үзләренә бирелгән транспорт, сый-хөрмәткә канәгатьләнеп, рәхмәтләрен укый-укый кайтып киттеләр.

Категория: Иман | Добавил: Zul4itai (17.11.2011)
Просмотров: 835 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz