Өлкә данын яклау өчен олимпиаданың өченче турында татар теле һәм
әдәбияты фәне буенча җиңү яулаган (рәсемдә) җиңүчеләр өлкә губернаторы
белән очрашудан соң) 6 егет һәм кыз Казанга – республикара олимпиадага барып
кайттылар. Төркемнең җитәкчесе - Ялутор районы, Аслана мәктәбе туган тел
укытучысы Алсу Исмәгыйлова чараның нык әзерлек белән алып барылуын,
барлык бәйгеләрнең, очрашуларның да бер җирдә - "Регина” кунакханәсендә генә
үтүен, балаларның уңышларын сөйләп китте.
Туган телне сөючеләр Идел буе Казан дђњлђт федераль университеты
мөгаллимнәре, студентлары белән очрашканнар. Студентлар арасында Кытайдан
килгән татарларның татар телендә бик матур сөйләшеп, хәзер урыс телен
өйрәнүләре кызыклы булган. Күбесе ял итәргә өлгергән "Дуслык”, "Сәләт”
лагерьлары вәкилләре төрле уеннар оештырганнар. Универсида объектларын,
Колшәрифне, Кремльне, Казанны күргәннәр, Түбән Кама татар эстрада театры
программасын караганнар. Ә укытучылар өчен лекцияләр, фикер алышулар, югары уку
йортлары галимнәре, язучы Н.Гыйматдинова белән очрашу оештырылган. Регионара
семинарда мастер-класста катнашканнар.
Программа эчтәлекле, тыгыз иде, бер дә буш вакыт булмады, диде Алсу
ханым.
Уңышлары да сөендерерлек: Ялутор районының Атъял урта мәктәбе 11
класс укучысы Анжела Абдрәшитова татар теле, Төмән районының Шыкча урта
мәктәбе 10 класс укучысы Раилә Байбикова татар әдәбияты буенча беренче
урын яулаганнар, икесе дә шигырь бәйгесендә дә җиңүгә ирешкәннәр. Төмән районы,
Индрәй урта мәктәбе укучысы Линиза Исмәгыйлова, Төмәндәге нефтегаз
университеты лицеенда укучы Резеда Назметдинова, Аслана мәктәбе
укучылары – Данир Юртлыбаев, Лениза Аллаярова да сынатмаганнар.
Барысы да башка төбәк балалары белән танышып, дуслашып, тәҗрибә
туплап, туган телнең кирәклеген аңлап, бөеклеген тоеп кайтканнар. 16 регионнан
килгән 78 сәләтле бала арасында өлкәбез данын югары дәрәҗәдә саклаулары өчен
укучыларга, укытучыларга, әти-әниләргә чиксез рәхмәт.
Г.ВӘЛИЕВА.
|