Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » И туган тел » И туган тел

ЯҢАЧА УКЫТУ ҖИҢЕЛМЕ?

Быелгы уку елыннан мәктәпләрдә яңача укыта башладылар. Заман мәгариф системасы алдына яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Монда төп бурыч: укучы шәхесе үсешен - белем бирүнең мәгънәсен һәм максатын, ә укучыларның активлыгын стимуллаштыру.

Шул яңа дәүләт мәгариф стандарты программасын тирәнрәк үзләштерүне нигез итеп алып, ТОГИРРО доценты Рафаэль Галимҗан улы Гадиев өлкәдәге барлык татар теле һәм әдәбияты һәм этнокультуралы мәктәпләрдәге башлангыч класс укытучыларын җыеп, Төмәндә өлкә семинары үткәрде. Әле яңа гына төзелгән 15 нче мәктәпнең "Кинозал” кабинетына җыелган мөгаллимәләрне өлкә мәгариф һәм фән департаменты баш белгече О.Ф.Гроо тәбрикләде, татар теле һәм әдәбиятын укытуның торышы белән таныштырды.

Өлкәнең көньягында белем алучы 11811 татар укучысының 35 проценты туган телен предмет буларак яисә факультатив рәвештә үзләштерә. 56 мәктәпнең укыту планында татар теле һәм әдәбиятын һәркайсын берәр сәгать укыту билгеләнгән. Ә инде 70 мәктәптә төрле дәрәҗәдә, төрле юнәлештә туган тел, әдәбият, мәдәният белән танышырга мөмкинлек бар. 23 мәктәптә генә беренче классларга туган тел өйрәтүнең җаен тапканнар. Укыту планының ничек куелуы, анда татар теленә урын бирелүе мәктәп җитәкчеләреннән, идарә советыннан, ата-аналардан тора. Закон буенча беренче класслар атнасына 10 сәгать дәрестән тыш эшләр белән шөгыльләнергә тиеш. Бу баланы шәхес буларак үстерүне рухи-әхлакый, физкультура-спорт һәм сәламәтлек, социаль, гомуминтеллектуаль, мәдәни юнәлешләр буенча түгәрәк, сәнгать студияләре, спорт клублары, яшүсмерләр оешмалары, туган якны өйрәнү эше, олимпиадалар, фәнни җәмгыять һәм башка формаларда оештырыргамөмкинлек бирә. Анда өстәмә белем бирү, мәдәният, спорт оешмалары да катнаша ала. Менә шунда инде туган телне дә игътибардан төшереп калдырмаска кирәк. "Күп мәктәпләрдә биш көнлек режим белән эшләргә тырышалар. Бу бер дә дөрес түгел, мәктәпләр атнаның алты көнендә дә укыту эшчәнлеген алып барырга тиеш. Шимбә көн дәрестән тыш сәгатьләр өчен каралган, - диде О.Ф.Гроо. – Һәр милләт кешесе туган телен белергә бурычлы. Мәктәп коллективына, укытучыларга, иҗтимагый оешмаларга баласына туган телен укытырга теләмәгән ата-аналар белән бу турыда аңлату эше алып барырга кирәк”.

Тагын да Ольга Федоровна киләсе уку елыннан 4 классларда кертелә башлаячак "Основы религиозных культур и светской этики” (ОРКСЭ) предметы турында берничә сүз әйтеп китте. Дәрес алты модульдән тора һәм укучы ата-ана белән бергә үзе теләгәнен сайлап алырга хокуклы. Модульләр исемлеге: "Основы православной культуры”, "Основы исламской культуры”, "Основы буддийской культуры”, "Основы иудейской культуры”, "Основы мировых религиозных культур”, "Основы светской этики”. "Менә монда укытучыга аң белән эш итәргә кирәк, анда дә җитәрлек белем булырга тиеш, - дип белдерде департамент белгече. – Атнасына бер тапкыр алып барыла торган курсларда динне түгел, ә аның культурасын өйрәтү сорала”.

О.Ф.Гроо киләсе уку елына кирәкле дәреслекләргә гаризалар әзерләүләрен сорады, тик әлегә бирелгән акча башлангыч класслар өчен генә җитәрлек, диде.

2020 елда урта мәктәпләрдә укыту-тәрбияне яңа стандартлар нигезендә тамырдан үзгәртү күздә тотыла. Шул турыда бик аңлаешлы итеп, җентекләп чыгыш ясаган ТОГИРРО доценты Е.А.Менчинскаяның аңлаткан алымнары һәркемгә ошады.

Яћа стандартларныћ тљп максаты – шђхес тђрбиялђњ, бђлђкђйдђн њк баланы шђхес итеп књрњ, аныћ сђлђтен књрђ белњ, аны њстерњгђ ярдђм итњ, иќади баскычка књтђрњ. Хђзер башлангыч сыйныф укытучысы укучыны укырга, язарга, санарга гына љйрђтеп калырга тњгел, ђ универсаль уку књнекмђлђре формалаштырырга, проект эшчђнлегенећ эксперты, ќитђкчесе булырга да тиеш. Яңа стандартлар традицион программаларда кертелгђн артык информациядђн котылырга, репродуктив укыту алымыннан эзлђнњле укыту алымына књчђргђ, укучыныћ њзбђясен књтђрергђ ярдђм итђчђк. Бала үзе эзлекле рәвештә белем туплый белергә тиеш. (Шунда ата-аналарның укытучыларның теманы үзлектән укырга кушып җибәрүләренә аптыраулары исемә төште, сәбәбе яңа укыту тәртипләрендә икән). Аны яћалыкка омтылучы, заман сулышын тоючы, белемен љзлексез камиллђштерњче, укыту-тђрбия эшенђ иќади якын килњче укытучы гына тормышка ашыра ала.

Аннары ТДУ профессоры Х.Ч.Алишина татар теле укытучысына хас сыйфатларга тукталып үтте, укытуда өлкә татар газетасы "Яңарыш”ның ярдәмен аңлатты, яңа китаплар белән таныштырды. Р.Г.Гадиев чыгышында татар теле һәм әдәбияты, музыка дәресләрендә нигезлелек, хәбәрдарлык элементларына, Тубыл социаль-педагогия академиясе доценты К.С.Садыйков туган тел укытуның региональ программасын өйрәнүгә, ТОГИРРО доценты А.Р.Фәйзуллина этнокультуралы мәктәпләрдә дәрестән тыш эшләрне оештыруга тукталып үттеләр.

"Түгәрәк өстәл”дә тәҗрибәле укытучылар кызыклы, эчтәлекле темаларында белемнәре, яңа ысуллар, алымнар белән уртаклаштылар. Һәркем тырышып әзерләнгән, компьютерда презентацияләрен булдырган – аларга һәм республикара олимпиадада призлы урыннар алып кайткан укытучыларга Р.Г.Гадиев ТОГИРРО Рәхмәт хатларын тапшырды. 

Кыска гына вакыт эчендђ эшләрендђ кулланырлык мђгълњмат алып, яћа белем џђм тђќрибђ белђн баеп, бер-берсе белән аралашып, зур уңышларга дәртләнеп таралыштылар телебез сакчылары.

Г.ВӘЛИЕВА.

Категория: И туган тел | Добавил: Zul4itai (15.03.2012)
Просмотров: 2005 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz