Балага белем џђм тђрбия бирњ ић
кыен, ић четерекле эш. Ул гасырлар буе килгђн џђм килђчђктђ дђ чишелергђ тиешле
мђћгелек мђсьђлђ. Бер генђ ата-ана да аннан читтђ кала алмый. Балага дөрес
тәрбия бирүдә аларның әһәмияте бик зур. Ата-ана үрнәгендә бала тәрбияләнә, ул
аларга ошарга тырыша. Халкыбызның күп гасырлар буе тупланган тормыш тәҗрибәсе,
яшәү нормалары бар. Алар безнең канга сеңгән, нинди генә сынау алдында калсак
та, безгә туры юл күрсәтеп торалар. Язмыш шундый авыр сынау юллаган Шамил
Шәретдин улы да, кечкенә өч сабый белән үзе генә калгач, югалып калмый.
Аларны лаеклы кешеләр итеп үстерә.
Юл фаҗигасендә Шамил абыйның хатыны
вакытсыз вафат була. Өйдә өч бала: алты һәм сигез яшьлек ике кыз, ун яшьлек
малайлары әнисез калалар. Әтиләре сабыр гына аларны тәрбияләү бурычын үз өстенә
алып, бергәләшеп тормыш йөген тартырга керешәләр. Сыер-бозавын, бакчасында
җиләк-җимешен үстереп, аз булса да гаилә бюджетына файда китерәләр. Сигез
яшеннән үк абыйсына сеңлесе сыер саварга булыша башлый. Шамил Шәрәфетдинов
тәүлеклек эшкә чыгып киткәндә, өйдәге тәртипне үзләре булдыралар, ашарга
пешерергә дә иртә өйрәнәләр балалар. Яңа "әни” алып кайтуны үзе дә теләми,
балалар да кирәксенми.
Әтиләре - тимерьюл хезмәткәре, аның
бер тәүлек эшләп, бер-ике көн өйдә булуы да ярап куя. Ни дисәң дә, өлкән кеше
янда, киңәш-күзәтүләре дә кирәк, аның янында булышып йөреп, эшкә өйрәнүләре дә
файдалы. Иске йортлары урынына үзләре матур, зур, яңасын төзеп керәләр. Курасы
да төзек, тәртиптә Шамил абыйның.
Дәүләттән ярдәм көтмичә, зур
булмаган бала акчаларын, справкалар җыю проблемасы авыр булганлыктан, ала
алмыйча, эшләп тапкан табышлары белән кием-салымга, аш-суга җитештереп үсеп
җиткән балалар хәзер Төмәндә яшиләр. Олылары быел үз гаиләсен корган, ике кыз
укый әле. Мөмкинлек чыгуга Яркәү ягына, туган авыллары Тәүдегә ашыгалар. Анда
кадерле әтиләренең хәлен белеп, булышып китәләр. Инде кура тулы маллар юк, эш
режимы белән аларны карау кыенлаша. Ике-өч ай ашатып иткә суяр өчен үгез генә
алып үстерә икән кайгыртучан ата. Бер кызы читтән торып укыса да, булышмыйчан
булмый, укуы да түләүле.
Миһербанлы, тырыш, тугрылыклы Шамил
Шәретдин улын авылда да ихтирам итәләр, аның турында горурланып сөйлиләр.
"Кәккүк” аталарга Шамил абый кебекләрдән үрнәк аласы иде.
Г.ВӘЛИЕВА.
|