Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Гаилә учагы » Гаилә учагы

БЕРГӘ БУЛГАНДА – БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ!

Май аенда Төмән шәһәр мәдәният үзәге (Л.Г.Кәримова) җитәкчелегендә узган "Яшь татар гаиләсе – 2011” бәйгесендә җиңгән пар – Төхвәтуллиннарга өлкә спорт һәм яшьләр сәясәте департаменты оештырган "Ышаныч. Өмет. Мәхәббәт” гаиләләр династиясе  беренче өлкә фестивалендә катнашырга юллама бирелгән иде. Шунысы куанычлы - әлеге бәйгедә дә Резеда Азат кызы белән Раниф Рафикъ  улы үзләренең һәрьяктан да сәләтле, тырыш, бердәм, бер-беренә хөрмәт, мәхәббәтләре ташып торуын исбатлап, тагын I урын яуладылар. Хәзер инде алар шул ук бәйгенең бөтенроссия күләмендә үтәчәк өлешендә көч сынашачаклар. Өлкә фестивалендә унар кешедән торган 14 гаилә катнашкан. Төхвәтуллиннарга ярдәмгә әти-әниләре, туганнары килгәннәр. Чара Төмән шәһәренең Пионерлар йорты бинасында оештырылган. Башта катнашучылар гаилә традицияләре белән таныштыралар. Төхвәтуллиннар ата-бабаларыбыздан килгән әдәп-йолаларыбызны, халык авыз иҗатын киң кулланып кунакларны каршы алу, бергәләшеп күңелле ял итү күренешен сәхнәләштерәләр. Икенче номинация – шәҗәрә агачын төзү һәм өченчесе – спорт яктан уңышларны тикшерү була. Болардан башка өйдә "Һөнәрем – минем горурлыгым” һәм "Гаилә экономикасы. Гаилә бюджетын дөрес итеп бүлү” дигән темаларга инша язып килергә кирәк була. Раниф Рафикъ улы озак еллар милициядә фидакарь хезмәт күрсәткән әтисе, туганнары, аннары үзенең Төмән юридик институтын тәмамлагач башта участковый, аннары милициядә отделение начальнигы вазифасын башкаруы, хатыны Төмән дәүләт университетында юридик белем алып, шулай ук милиция эчке органнары бүлегенә эшкә керергә җыенуы турында, ә киләчәктә Төхвәтуллиннар династиясен 6 яшьлек улы Тимур дәвам иттерер дигән өмет белдереп язган эше дә беренче урынга лаек була. Бүгенге уңышлары, буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләребезне башка халыкларга күрсәтеп, аларда милләтебезгә карата хөрмәт, соклану хисе уята алулары белән яшьләребез бик канәгать. Дөньяда туганнар белән тату, аралашып яшәргә, һәркемне өлкәдә оештырылган чараларда актив катнашырга чакыралар күп мактауларга лаек булган Төхвәтуллиннар гаиләсе. Чөнки аларның яшәү девизлары да: "Бергә булганда гына - без булдырабыз!” Аларга бары уңышлар, без сезгә ышанабыз, дип телисе генә кала.

Р.КАНГАЗИНА.

Категория: Гаилә учагы | Добавил: Zul4itai (23.07.2011)
Просмотров: 1314 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz