Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Бөек Җиңүнең 65 еллыгына » Бөек Җиңүнең 65 еллыгына

ҺӘР СУГЫШЧЫ - ҮЗЕ БЕР ЯЗМЫШ

Төмәннең Муравленко урамында милләттәш
Бөек Ватан сугышы ветераны яшәвен ишеткәч, очрашырга булдык.
Кызганычка каршы, хәзер сугыш ветераннары аз калган,
исән чакларында үзләрен күреп сөйләшү ул безнең бурыч.


Сәгыйрь Шәйхетдин улы Хөсәенов һәм тормыш иптәше Нурҗиһан Хәни кызы Хәйруллина безне якты йөз белән каршы алдылар. Абыйга берничек тә 85 яшь биреп булмый: егетләрдәй төз гәүдәле, көр күңелле.

- 1952 елны кайттым һәм Асиягә өйләндем. Илле елдан артык кулга-кул тотынышып яшәдек, бер кыз, бер егет үстердек. Асиянең безне калдырып мәңгелеккә китүенә дә инде берничә ел үтте. Канаты каерылган кошны хәтерләттем. Ир кеше ялгызлыкны бик авыр кичерә. Шулай аптырап йөри торгач, Турайның Нурҗиһан апаң белән кавыштык, - дип сүзен башлады Сәгыйрь абый.

Аларның бергә яшәүләренә дә 6 ел тулган. Бигрәк пар килгәннәр. Бер-берләрен хөрмәт итүләре әллә кайдан күренә. Нурҗиһан апаның үзенең дә өч кызы бар, һәрберсе үз гаиләләре белән яшиләр.

Сәгыйрь абыйдан Бөек Ватан сугышы турында сорагач, күзләреннән яшь акты, тавышы калтырады.

- Мин күргәнне эт тә күрмәсен, бу яшькә җиткән кеше дә бар, җитмәгәне дә,- диде ул дулкынланып, - Төмәндә Яңавылда 1925 елның 26 сентябрендә дөньяга килгәнмен. Әтием Төмәннеке, әнием Түбән Тәүде районы, Тарманнан иде. Сугышка 1942 елны 17 яшемдә кар төшкәч киттем. Безне Курганда җыйдылар. Өстебездә юка, туңабыз. Үз киемнәребездә шулай сугышка кердек. Безне Курск дугасына китереп тыктылар. Генерал Котоковский җитәкчелегендә Беренче танк армиясенең танк частенә эләктем. 35 нче армияне аердылар, 31 нче танк корпусында сугыштым. Танкларны кораллар белән тәэмин иттек.Танклар алда китә, без машиналарда артларыннан иярәбез. Сугыш сугыш инде ул, дошманның кайсы яктан килгәнен дә белмисең. Куркасың, әлбәттә, без бит әле бик яшьләр. Тылга да чыгабыз, әллә ничә чакрымнарны йөрибез. Ике тапкыр контузия алдым. Дулкын белән суга алып ыргытты, йөзә белгәч, йөзеп чыктым. Кайчак, танкларның яртысы суда була, машина белән анда кереп танкларга хезмәт күрсәтәбез. 384 аерым автотранспорт ротасында сугышканда "Кызыл йолдыз” ордены белән бүләкләндем. Румыниядә, Чехословакиядә, Германиядә сугыштым. Праганы азат итүдә катнаштым, Берлинда гына булмадым.

1921 елны туган Чәнәх абыем сугыштан кайтмады. Ул укчы взвод, батальон командиры булган.

Озак еллар, хәбәрсез югалды, дигән мәгълүмат кына булды. Оныгыбыз интернет аша эзләп тапты. Красноярск шәһәреннән 1940 елны хәрби хезмәткә алынган. Омск хәрби-пехота училищесын тәмамлаган. 1941 елдан элемтә югала. "Лейтенант Чанах Шайхутдинович Хусаинов -командир взвода 1246 стрелкового полка. Убит в бою 16.03.42.г” дип язылган, - дип Сәгыйрь ага бәян итте.

Ул полковник Кирсановның кулы куелган сугыш чорында күрсәткән батырлыклары өчен бирелгән 11 Рәхмәт хатын күрсәтте. ”Бөек Ватан сугышы” ордены һәм бик күп медальләргә лаек.

Без якташыбыздан сугыштан соң кайда эшләвен сорадык.

- Автоколонна 1228дә шофер булып 18 елга якын, "Газпром” оешмасында 19 ел хезмәт иттем. Гел төньякка командировкаларга йөрдем, яңадан-яңа машиналар бирделәр. Фоторәсемем намуслы хезмәтем өчен шәһәр мактау тактасында торды. ”Газпром” гаять көчле иде. Шушы фатирны да аннан бирделәр. Хәзер дә онытмыйлар, ярдәм итеп торалар.”Ока” машинам 2003 елны алынган, аны үзем йөртәм. Гомерем буе шофер булып эшләгәч, үзем төзәтәм, - дип ул сүзен тәмамлады.

Сәгыйрь Шәйхетдин улының 85 яшьлек юбилее. Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветеранына саулык-сәламәтлек,бәхетле картлык телибез. Ул моңа тулысынча лаек.

Д.ФӘХРЕТДИНОВА.

Категория: Бөек Җиңүнең 65 еллыгына | Добавил: Zul4itai (26.08.2010)
Просмотров: 893 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz