Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Балалар сәхифәсе » Балалар сәхифәсе

“ЭТНОС” БАЛАЛАР ҮЗӘГЕНДӘ

Бәйрәмчә бизәлгән зал уртасында Г.Тукайның бала вакытына, иҗатына багышланган стенд эленгән. Янәшәдә  милли аш-суга, костюмнарга  да урын бирелгән. Үзәккә татар телен өйрәнергә йөрүче 9 нчы мәктәпнең 5-8 сыйныф укучылары өстәл артына утырганнар. Чараны татар теле укытучысы Наисә Камил кызы Гайнельянова алып барды.

Һәркем үзенең туган телен белергә тиеш. Әгәр туган телебездә сөйләшмибез икән, ул югалырга мөмкин. Туган телне балага нәкъ әни өйрәтә, карында чакта ук сабый әнисенең сөйләшүен ишетеп ята, - дип башлады ул.

Арина Баталова сәнгатьле итеп җирле шагыйрь Рәкыйп Ибраһимовның Булат Сөләймановның 60 яшьлегенә багышланган шигырен сөйләде, аның эчтәлегенә аңлатма бирде.

Укытучы укучыларга милли татар орнаменты – лалә чәчәкләрен таратты.

– Балалар, татар алфавитында ничә хәреф бар?

– 39 хәреф бар, аларның алтысы татар теленә генә хас.

– Болар нинди хәрефләр, һәрберсенә мисал китерик...

Укучыларга төрле биремнәр бирелде, алар һәрберсен уңышлы эшләделәр. Актив катнашучыларга жетоннар таратылды. Сабыйлар ”Биш пар” уенын бик яратып уйнадылар. Музыка буенча да сынау үткәрелде. Тактага мәкальләр дә яздылар. Татар халкының яраткан уены - "Йөзек салыш”ны да уйнадылар.

Балалар  хор белән Энҗе Мөэминованың "Туган телем” җырын җырладылар. Беркем дә бүләксез калмады. Илгиз Мөхәммәтшин "Уяталар”, Карина Шаматова "Гармун уйныйм” җырларын көчле, моңлы тавышлары белән башкардылар. Үзәк директоры урынбасары Рәчига Гыйниятулла кызы Фәйзуллина аларны чын күңелдән бәйрәм белән котлады һәм  мактау кәгазьләре тапшырды. С.Кошкарова, В.Синникова - рус кызлары, татар телен өйрәнергә үзәккә  үз теләкләре белән йөриләр.

Д.ФӘХРЕТДИНОВА. 

Категория: Балалар сәхифәсе | Добавил: Zul4itai (11.03.2012)
Просмотров: 641 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz