Мәктәбебездә
Укытучылар елына багышланган чарага
кунаклар күп килделәр. Мәктәп бәйрәмчә матур бизәлгән, монда
укытучыларга багышланган газеталар, сочинениеләр, рәсемнәр, мәгариф отличнигы
Р.И.Алимбаевка зур стенд әзерләнгән. Мәктәптә ”Белемстан республикасы” исемле
укучылар оешмасы эшли. Аның символикасы, атрибутикасы бар, ул шәhәрләрдән hәм
микрорайоннардан тора. Укытучы елын ачарга hәрбер шәhәр hәм микрорайон
тантаналы линейкага тезелделәр, республиканың флагы күтәрелде hәм матур итеп
Гимны башкарылды. Укучылар үзләренең укулары, иҗади үсeшләре турында тулы итеп
сөйләделәр hәм концерт номерларын бүләк иттеләр. Укытучылар коллективы
"Һөнәрчеләр шәһәре” дигән исем белән чыгыш ясады. Бәйрәмне мәктәп директоры
Мөхәммәткалы Насыйбулла улы Кадыйров ачты, ул котлап: ”Ялутор районында
мәктәпләргә әhәмият зур. Соңгы елларда Беркут, Иске Кавдык, Аслана авылларында
спорткомплекслар ачылды. 2010 нчы елны Памятное авылында бассейнлы
спорткомплекс төзелә башлаячак. Мәктәпләргә компьютерлар алына. Безнең мәктәптә
дә 5 компьютер интернетка тоташтырылды. Үткән елда өлкә Думасы депутаты
С.Л.Усольцев ярдәмендә 3 компьютер, 2 ноутбук, 2 принтер, интерактив такта
алынды.
Хәзерге
көндә мәктәптә 13 укытучы эшли, шуларның 4се Россия мәгарифенең хөрмәтле
хезмәткәре һәм 2 укытучы Россия мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары белән
бүләкләнгәннәр. Үткән уку елында тарих укытучысы Венера Кәрим кызы Хәмидуллина (рәсемдә) "Россиянең
иң яхшы укытучысы” бөтенроссия конкурсында җиңде. Миләүшә Мансур кызы Хәмидуллина
"Минем иң яхшы дәресем” бөтенроссия конкурсында hәм "Мәдәниятләр
диалогы” өлкә конкурсында призлы урыннар алды.
Мәктәп
1992 нче елдан урта белем бирә, шул вакыт эчендә 12 укучы аны көмеш медаль
белән тәмамладылар. Укучыларыбыз төрле югары уку йортларында белем алып,
укыткан укытучыларын шатландырып торалар. Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре
буенча Исәт урта мәктәбе мәгариф
министрлыгының "Россиянең мактаулы мәктәпләре” дигән сайтына кертелгән», - дип сөйләде.
Бәйрәмне
дәвам итеп завуч В.К.Хәмидуллина: ”Район күләмендә үткәрелә торган "Ел
укытучысы” конкурсында 3 укытучыбыз катнашты: биология укытучысы
Е.А.Сагидуллина, башлангыч класслар укытучысы М.М. Хәмидуллина, рус теле
укытучысы Д.Х.Ниязова төрле номинацияләрдә бүләкләнделәр”, - диде. Аннары
Р.Р.Фазыйлова "Сугыш еллар баласы” дигән темага кызыклы итеп мәктәптә 53 ел
хезмәт иткән әтисе, ветеран укытучы
Рәхимгәрәй Ильяс улы Алимбаев турында презентация ясады. Абый соңгы көненә хәтле мәктәптә эшләде,
хәзер мәктәп аның исемен йөртә. Ул 2000 нче елны "Исәт мәктәбендә халык
мәгарифенең барлыкка килүе һәм үсеше турында язмалар” дигән китап бастырды.
Бәйрәмне
укучыларыбыз интеллектуаль марафон белән
тагын да кызыклырак итеп җибәрделәр. Спорт залында укытучылар hәм ата-аналар,
укучылар hәм яшьләр командалары волейбол буенча ярыштылар. Менә шулай тантаналы рәвештә күңелле, кызыклы итеп
каршыладык без Укытучы елын.
А.КАДЫЙРОВА.
|