Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » 2010 ел – Укытучы елы » 2010 ел – Укытучы елы

ТЕЛ ЧИШМӘСЕНӘ ЮЛ ЯРУЧЫ

Быелгы Укытучы елында 40 елын мәктәпкә багышлаган педагог Нәҗибә Әйтбай кызы Хәмидуллина 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Лаеклы ялга чыкканына егерме ел үтүгә дә карамастан, аның фоторәсеме Омск өлкәсенең Усть-Ишим районы, Әшевән урта мәктәбенең "Ветераннар такта”сында эленеп тора. Ә ул ясаган күргәзмә әсбапларны кулланып татар теле һәм биология, тарих кабинетларында аның укучылары – бүгенге укытучылар белем бирә.

Нәҗибә Әйтбай кызы Яркәү районының Ваңгы (Новая Нерда) авылында колхозчы гаиләсендә үсә. Тубыл пединститутын тәмамлап, Тархан мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп җибәрелә. Мәктәп өчен бик авыр чор иде ул вакытлар: укытучыларның шактые чиксез күп йөкләнгән эш өчен бирелгән аз гына хезмәт хакына риза булмыйчан киттеләр, бары тик энтузиастлар гына калды. Белем бирү белән бергә педагог политукытулар үткәрергә, мәдәни учакны җанлы итеп алып барырга тиеш иде. Терлекләргә кышка азык та әзерли, игенне уруда да катнаша, кышын өй саен йөреп ашлама өчен көл, кош тизәге  җыя, фермада сыерлар карый һ.б. Үз алдына куйган планнарны тормышка ашыруда белеме һәм тырышлыгы ярдәмгә килә аның.

Тарханда ук дәресләре нык әзерлекле булып, методик берләшмә тарафыннан һәркемгә үрнәк итеп тәкъдим ителә. Язмыш кушуы буенча Әшевән мәктәбенә килеп, биология һәм тарих укыта башлаган Нәҗибә Хәмидуллинаның мәктәп яны бакчасы ел саен район бәйгесендә җиңү яулый, аңа тәҗрибә уртаклашырга башка мәктәпләрдән киләләр, өлкә күргәзмәләрендә үрнәк итеп күрсәтәләр.

Ул Усть-Ишим районының татар мәктәпләрендә илленче елларда бетерелгән татар телен укытуны яңадан торгызуда катнаша. Татар теле дәресләрен бернинди дәреслекләрсез, медодик һәм күргәзмә материалсыз алып барырга туры килә. Ә иң авыры - ата-аналарның ваемсызлыгын җиңү булгандыр.

Районга бердәнбер махсус белемле татар теле укытучысы өлкә күләмендә семинар-конференцияләр  оештыра, халык белән эшләргә күп вакыт сарыф итә, булачак тел укытучыларын әзерли. Монда да мәктәпне үрнәк дәрәҗәгә күтәрә. Тырыш хезмәт нәтиҗәләре куандыра: татар теле дәресе ныклап мәктәп планында урын ала, рус балалары да аны үзләштерергә теләк белдерәләр.

Исәпсез грамоталар янында РСФСРның мәгариф министры кул куйганы аеруча кадерледер, халык мәгарифе отличнигы, хезмәт ветераны, социалистик ярышта җиңүче билгеләре дә эшен күрә белүләрен аңлата, күңелне җылытып торалар.

Хәзер инде Нәҗибә Әйтбай кызы Төмән янындагы Индрәй авылында өлкән малае гаиләсе белән яши. Шат күңелле, мөлаем, игътибарлы мөгаллимәне туганнары, дуслары, укучылары бик яраталар, юбилее белән тәбриклиләр, озын гомер, имин тормыш телиләр.

Элекке хезмәттәшләре исеменнән Рәисә һәм Закуан РӘХИМОВЛАР.

(Г.Вәлиева тәрҗемәсе).

Категория: 2010 ел – Укытучы елы | Добавил: Zul4itai (04.09.2010)
Просмотров: 757 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz